Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран һөҗүмгә каты җавап бирәчәге турында кисәтә


Иран хакимиятләре, илгә һөҗүм булган очракта, “күз алдына китерергә мөмкин булмаган” каты җавап бирелүе турында кисәтә. Бу хакта илнең нефть сәнәгате министры Голам Хөссәин Нозари, Мадридтагы нефть форумында булган сөйләшүләр вакытында әйткән. Иран һөҗүмгә дучар булса да, базарларга нефть чыгаруны туктатмаячак, дип белдерде. Элегрәк, иран инкыйлабы гвардиясе вәкиле, нинди дә булса һөҗүм булган очракта Иран Израилгә ракеталар очыртачак һәм нефть җибәрелгән Ормуз бугазын уз контроленә алачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG