Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”кә күзәтү


30 июльдә чыккан санында “Безнең гәҗит” үз укучыларына актуаль темаларга багышланган язмалар тәкъдим итә.

Төп урын “Иске Казан – изге урын” язмасына бирелә. Биредә автор Иске Казанның тарихына тукталып аның бүгенге хәленә игътибар итә. Бу урыннар 1998 елдан музей - тыюлык буларак таныла. Узган шимбәдә анда мәчет ачылу тантанасы булды. Шул уңайдан автор Илфат Фәйзрахманов үз язмасында Иске Казанга сәфәре, анда күргәннәрен сөйли. Язма асылында, бүгенге заманада халыкны дингә тартырга кирәк дигән мәгънә ята. Авторның әңгәмәдәшчеләренең күбесе бүгенге көндә халык булганының кадерен белми, динсез яши, дип борчыла.
Гәҗиттә сәяси, икътисадый темаларга килгәндә. Биредә күбрәк “Азатлык” радиосында чыккан язмаларны укырга була. “Башкарма хакимияткә - ике баш?”, “Чехлар татарларга үпкәли”, “Олимпиада йортсыз калдыра, ә Универсиада” язмалары шул турыда.
“Яңгырлы көннәрдә шахмат уеннары” язмасында автор Казанда бу көннәрдә булган вакыйгаларга туктала. “Милли тормыш, сәясәт белән кызыксынучы бер дустым июль аен бик авыр кичерә. Көннәр эссе, бөтен кеше ялда, Казанда бернинди юньле вакыйга юк, гәзиттә, радио, телевидениедә, bнтернетта кызык хәбәр табып булмый. “Әллә милләт беткән инде, әллә ахырзаман якынлаша”, ди ул. Казанда дөнья беткәч, әлбәттә, татар дөньясында яфрак та калмаячак. Кешеләр су буенда кызынып ятканда, әлеге тынлыктан эче пошып, тәрәзәдән сикерерлек хәлдәге тыңлаучыларга шуны җиткерәбез” дип башлана бу язма.
Казанда һава торышлары бозылып китүгә карамастан, “Безнең гәҗит” Казанда ял итү мәсьәләсен дә тикшерә. Автор Казан кирмәненнән башлап, шәһәрдәге музей, рестораннар, төрле күңел ачу мәйданнарында ничек һәм күпме бәягә ял итеп булганын яза.
“Сукбайларны талау” мәкаләсендә автор, Бөгелмәдәге “Маяк” социаль адаптация үзәге җитәкчесе Закиров әфәнденең ришвәтчелек, вазифаи вакәләтләрен явыз максаттан куллануда гаепләнгәне турында яза.
“Шушындый ярлы, кечкенә генә оешма җитәкчесе ничек итеп азынып беткән коррупционерларга карата кулланылучы маддәләрне “җыя” алды икән дип төпченә башлагач, тагын бер хәйран калырга туры килә. Баксаң исә, директор китергән зыян ни бары 5 мең сум тирәсе икән. Кем әйткәндәй, ул биш тәңкә аркасында 3 маддәгә “азык” булган”, дип яза автор.
Газетаның “Дөнья бу” сәхифәсендә мәхәббәт өлкәсендә сихер, бозым очраклары турында язылган. Автор биредә бу темага караган төрле мисаллар китерә һәм бозу сәбәпле бүгенге көндә күп кенә гаиләләрнең таркалуы турында әйтә.
Газетаның “Кунак бүлмәсе” сәхифәсендә, үзенчәлекле исем астында “Шамилләр Шрёдерга, Мөхәммәтләр Меркельга әйләнмәсен” дигән язманы укырга була. Биредә журналист Германиядәге татарларның язмышы, көн-күреше турында, Германиядә яшәүче милләттәшебез Венера Вәгыйзова белән әңгәмә корган. Герамниядә татарларны берләштерү эшләре төрле мәдәни чаралар, журнал чыгарулары турында сөйләгәннән соң, автор Венера ханымның гаиләсе, биредә татар теленең торышы турында да сорашкан.
XS
SM
MD
LG