Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һава аланында гадәттән тыш хәл


Уфа һава аланында гадәттән тыш хәл булды.

6 август көнне иртән Дагыстан һава компаниясенең Уфадан Антальяга очучы Ту-154 очкычы очышын өзеп җиргә төшәргә мәҗбүр булды. Уфа һава аланының җәмәгатьчелек белән бәйләнеш идарәсе башы Ирек Юнысов сүзләренә караганда, очкыч һавага күтәрелү белән бер моторда янгын булуы турында приборлар хәбәр иткән. Шуннан тиз арада җиргә төшеп утырганнар.

Очкычтагы 114 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасы бар да исән-сау. Пассажирлар очкыч канаты астыннан төтен чыга башлавын күргәннәр. Һава аланы хезмәткәрләре исә бу контроль приборлар гаебе дип белдерә. Гадәттән тыш хәлне тикшерү өчен махсус комиссия оештырылды. 12 сәгатьтән соң пассажирлар башка очкычта Антальяга китте.
XS
SM
MD
LG