Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Көньяк Осетиядә утны туктатырга чакырды



Пекин – Американ президенты Джордж Буш Көньяк Осетиядәге хәлләргә тирән борчылу белдерде һәм кичекмәстән утны туктатырга чакырды.

"Грузиянең Көньяк Осетиядән еракта булган төбәкләре утка тотыла. Бу бик куркыныч тәрәккыят, бар төбәккә яный" диде Буш.

Американ президенты шулай ук, Грузиянең мөстәкыйль дәүләт булуын искәртте һәм аның территориаль бөтенлеген ихтирам итергә чакырды.

Хәзер Пекинда булган Буш килеп туган вазгыят турында телефон аша Русия президенты Дмитрий Медведев белән сөйләште.

Русия президенты Грузиянең, меңләгән кешенең үелеменә китергән гамәлләрен "вахшилек" дип атаган.

Медведев сүзләренчә, бу вазгыятне чишү өчен бердән-бер юл – Грзуия хөкүмәте низаг төбәгеннән бар гаскәрләрен чыгарырга һәм сөйләшүләргә кайтырга тиеш.

XS
SM
MD
LG