Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Көньяк Осетия һәм Абхазиянең тәкъдименнәрен яклаячак


Русия - Көньяк Осетия һәм Абхазиянең статус турындагы барлык тәкъдимен яклаячак. Бу хакта бүген танылмаган республикалар җитәкчесе Эдуард Кокойты һәм Сергей Багапш белән Кремльдә очрашу вакытында Русия президенты Дмитрий Медведев белдерде.

Көньяк Осетия һәм Абхазия җитәкчеләре Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров каршында грузин-осетин низагын җайга салу турындагы документны имзалады. Моннан бер көн элек Польша, Латвия, Литва һәм Эстония президентлары бу планны тәнкыйтьләп чыкты. Алар анда Грузиянең бөтенлеген хөрмәт итү турында бер сүз дә юк дип әйтте.

XS
SM
MD
LG