Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия НАТО белән мөнәсәбәтләрен күздән кичермәкче


Мәскәү Русиянең Грузиядәге гамәлләренә НАТОның Русия сүзләре белән әйткәндә "һич кабул ителмәслек" мөнәсәбәт күрсәтүеннән соң НАТО белән мөнәсәбәтләрен күздән кичерәчәген белдерде.

НАТОда әгъза булган 26 ил Русиянең Грузиядәге гамәлләрен бертавыштан гаеп итте.

НАТО генераль секретаре Яап де Һооп Схеффер Русияне артык зур һәм аяусыз көч куллануда гаепләде.

Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин бүген басылган әңгәмәдә болар нигезле гаепләүләр түгел диде.

НАТО әгъзаларының тышкы эшләр министрлары сишәмбе көнне Брюссельдә очрашып Грузия-Русия низагы турында сөйләшергә җыена.
XS
SM
MD
LG