Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:36

Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко милли компонентны саклап калуда уңай чишелеш табарга вәгъдә итте.

Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Рузалия Галиева Лаешта Татарстан укытучыларының киңәшмәсендә катнашмаса да, андагы сүзләрдән читтә булмаган. Видеоконференциягә Кукмара да бәйләнешкә кергән. 21 августта үткән җыелыштан мондый бәйләнеш бөтен районнар белән дә оештырылган иде. Рузалия Галиева сүзләренчә, Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашкан чара укытучыларның күңелләрендә өмет чаткылары кабыза кабызуын. “Әмма, кулайлаштырганда, үзебезгә иң кулай юлларны да табарга кирәк”,- ди Рузалия Галиева.
Балалар саны аз булган, биналары искергән һәм замана таләпләренә туры килмәгән мәктәпләр ябылырга тиеш. Моны һәр укытучы белә. Чөнки бүгенге көндә нинди генә мәгариф учагы булмасын ул бала башыннан финанслана. “Бала башыннан исәпләп бирә башлагач 80 мәктәп арасыннан 42сенең үз көннәрен үзләре күрергә акчалары җитми. Шулар арасында 4 урта мәктәпнең хәле бигрәк тә авыр. Аларның хезмәт хакларына миллион-миллион ярым акчалары җитми. 2008-9 да җитә әле ул. Чөнки финанслар министрлыгы аны биреп тора”,- ди Рузалия Галиева. Шуңа күрә, Галиева әйтүенчә, ике ел эчендә алар бу 4 мәктәпне ничек булса да саклап калу өчен төрле юллар эзләргә тиеш.
Моңа кадәр Кумара районында бер генә мәктәп тә ябылмаган. Лаешта 4 кенә башлангыч мәктәп калса, Кукмарада бүгенге көнгә 48 мондый мәгариф учагы бар. Аларны саклап калу үчен төрле юллар эзли алар. Мисал өчен, “Зур Сәрдек гимназиясен алсак, анда бала күп, һәрбер бала мәктәпкә хөкүмәттән акча китертә. 2007 ел белән чагыштырганда 3 миллион артык акчасы бар аның. Ә аның тирә-ягында берничә башлангыч мәктәп бар. Аларда, әлбәттә бала саны әз. Акчалары җитми. Шуңа күрә без аларны Зур Сәрдек гимназиясенең филиалы итәбез”,- ди Рузалия Галиева. Димәк, башлангыч мәктәп тә ябылмый, бала да туган авылында укый булып чыга.
Шулай да сыйныфларны кушу сәясәтенә килгәндә алар әти-әниләр фикеренә колак салган. Бер мәктәптә татар сыйныфлары да, урыс сыйныфлары да булган. Ата-ана балаларын урыс сыйныфына кушырга дип теләк белдергән. Чөнки, соңгы бердәм имтихан таләпләре аларны пошаманга салган.
Август киңәшмәсендә бу мәсьәлә дә күтәрелде. БДИ нәтиҗәләренең түбән булуы җәй башында ук бөтен русия күләмендә шау-шу тудырды. Аннан да кала, Татарстандагы мәктәпләрнең яртысыннан артыгы милли булса да, Бердәм дәүләт имтиханы урыс телендә бирелә. Шуңа күрә, Лаештагы очрашу вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев Фурсенкодан БДИны туган телдә бирү мөмкинлегенә теләктәшлек күрсәтүен сорады.
Мәгарифтә кайсы юнәлешне һәм үзгәрешне генә алма, бер-берсе белән барыбер бәйләнгән булып чыга. Исемен әйтергә теләмәгән бер район мәгариф бүлеге башлыгы кулайлаштыру да, БДИда, милли-төбәк компонентын бетерүнең нигезендә Русиядәге милләтләргә салкын караш ята дип белдерде.
Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә Лаешта булган очрашуда милли компонент мәсьәләсен сәяси сорау буларак бәяләде. Мәгарифтән милли компонентны бетерүнең кирәклегенә безне беркем дә ышандыра алмас, диде ул. Президент фикеренчә, ана телен һәм туган як тарихын өйрәнүне кысмыйча балаларга яхшы белем бирү юлларын табарга кирәк.
Лаешта булган очрашуда Русиядәге бөтен милли төбәкләрнең мәгариф җитәкчеләре киңәшмәсен бергәләп Татарстанда оештыру турында килешенде. Ул киңәшмәдә Русиянең милли төбәкләре өчен яңа мәгариф стандартлары булдыру мәсьәләсе каралачак. Татарстан мәгариф хезмәткәрләре бу очрашуда, бәлки, милли-төбәк компонентын әлегә эштә генә түгел, ә кануный яктан да саклап калуга килешеп булыр дип өметләнә. Билгеле булганча, бу яңа уку елында әлегә ул укыту программаларында калды.
Фурсенко да, милли компонент мәсьәләсе чишелер дип өметләндерде. Аннан да кала ул кануннар үзгәргәнгә күрә, мәгарифтә булачак яңа стандартларга да тукталды. Аның нигезенә нәтиҗәнең сыйфатлы булуы алынган. Һәм шулай ук яңа стандартларда белем йортларына күбрәк хокук биреләчәк. Бу хокук нигезендә алар ничек итеп сыйфатлы белем бирү юлларын үзләре сайларга тиеш була.

XS
SM
MD
LG