Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия Русия хәрби базаларын үзендә урнаштырырга тели


Көньяк Осетия Русияне республика җирендә илнең хәрби базаларын урнаштыруны сорарга җыена. Бу хакта бүген Цхинвалда үкән матбугат очрашуында республика президенты Эдуард Кокойты хәбәр итте.

Ул шулай ук, Көньяк Осетиянең яңадан оештырылган хокүмәтенә Русиядән белгечләрне чакырырга теләвен дә хәбәр итте.

Республиканың Русия тарафыннан танылуына Көнбатыш илләренең тискәре мөнәсәбәт белдерүенә карата, Кокойты, Көньяк Осетия дөньядан читләштерелүен теләми, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG