Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрби куәтен арттырмакчы


Русия 2009-2011 елларда саклану һәм иминлеккә якынча 2,5 триллион сум акча тотачак. Көньяк Осетия низагыннан Мәскәү казнадагы акчаның күп өлешен хәрби өлкәгә бүлә.

Бу көннәрдә Русия Дәүләт Думасында ябык ишекләр артында саклану һәм иминлек өлкәсенә акчаларны арттыру турындагы сөйләшүләр уза. “Без финанс министрлыгын элек планлаштырганга караганда, дәүләт саклануына 2009 елны – 70 млрд, 2010 елны – 40 млрд, ә 2011 елны – 60 млрд сум акчаны арттырырга кирәклегенә күндердек”, ди Русия вице-премьеры Сергей Иванов.

Быелдан бюджет 3 елга карала һәм Иванов инфляция сәбәпле, хәрби өлкәгә күбрәк акча бүләргә кирәк дип бара. Аның әйтүенчә, чималга бәя арту сәбәпле, хәрби коралны сатып алганда ул алдан сөйләшенгәнгә караганда кыйммәтрәккә төшә.

Көнья Осетия низагыннан соң хәрби коралны яңарту турында сүзләр ешрак яңгырый башлады. Мисал өчен безнең хәрбиләрдә урынны билгеләү (навигация) иярчен системасы булмау, күзләү өлкәсенең түбән дәрәҗәлеге әйтелде. Президент Медведев Русия саклану министры Сердюков белән очрашуда моңа басым ясады һәм беренче чиратта мөһим саналган коралларны булдыру исемлеген төзергә кушты. Шулай итеп, Грузия низагыннан соң Мәскәү күәтен арттырырга карар кылды.

“Салкын сугыш исе килә башлады. Дөресен генә әйткәндә, ул инде бара да. Соңгы вакыттагы вакыйгалар үзеннән-үзе илнең иминлеген тәэмин итү өчен тырышырга кирәк икәнне күрсәтә. Безнең әле Америка белән чагыштырганда, саклануга бик аз акча бүленә”, ди “Ватаным Татарстан” журналисты Риман Гыйлемханов.

Чыннан да Мәскәүдә хәзер хәрби өлкәне Америка белән чагыштырып карау гадәткә керде. Мисал өчен Русия хөкүмәте ГЛОНАСС, ягъни навигация иярчен җайланмасына өстәмә 67 миллиард сум бүләчәген әйтте. Белгечләр фикеренчә, бу акчалар бүленгәч системага керәчәк иярченнәр саны ике тапкырга артачак һәм ул американнарның GPS системасы белән көндәшлек итә алачак. Инде 2008 елны ГЛОНАССның яңа 6 җиһазы галәмгә чыгарылачак. Хәзерге вакытта барлыгы 16 иярчен сигналлар кабул итә һәм Иванов әйтүенчә, инде 2012 елга ул Русияне генә түгел, ә бөтен дөньяны каплап алырга тиеш була. Моның өчен барлыгы 30 җайланма кирәк.

Навигация системасына шул хәтле игътибар бирү шулай ук Көньяк Осетия низагыннан соң башланды. Чөнки бәрелешләр вакытында Русия хәрбиләренең навигация белән тәэмин ителмәве зур җитешсезлек булган. Риман Гыйлемханов исә саклануга акча бүлү нигезендә армия өлкәсенә үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный.

“Армияне яңарту дип сөйлибез, чынлыкта ул әле сүздә генә кала. Реформа әле барып чыкмый. Бездә дә чит илдәге кебек армиягә мәҗбүри җибәрү түгел, ә яллы хезмәт булырга тиеш”, ди ул.

Гыйлемханов әйтүенчә, Русия җитәкчелеге саклануга шактый акчалар тотып, сәяси мохиттә үз дәрәҗәсен үстерә.

“Русиянең акчасы күп бит - тотсыннар. Бюджетта мөмкинлек булганда яңартсынна хәрби коралларны. Аны бит ел саен яңартырга кирәкми”, ди ул.

Русия бюджетының саклану һәм иминлек өчен барлыгы 26,3% акчасы бүленәчәк.
XS
SM
MD
LG