Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда Әфганстанның югары дипломаты тотык булды


Пакыстанның Пишавар шәһәрендәге Әфганстан баш консулы Абдул Халик Фараһины Пешаварда кораллы кешеләр аның машина йөртүчесен үтереп үзен тотык итеп алды.

Кораллы кешеләр дипломатның машинасын туктатырга теләгәч машина йөртүче буйсынмаган һәм һөҗүм итүчеләр машина йөртүченең башына атып үтергән.

Фараһи күптән түгел Әфганстанның Пакыстандагы илчесе итеп билгеләнде, әмма әле вазыйфасына керешеп өлгермәгән иде.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны берәү дә үз өстенә алмады.
XS
SM
MD
LG