Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Грузиягә тагын 100 күзәтүчене җибәрергә мөмкин


Европа Берлеге Грузиягә тынычлык урнаштыру көчләре рәвешендә тагын 100 кешене җибәрергә эзер. Бу хакта Франциянең Русиядәге илчесе Станислас де Лабуле хәбәр итте.
Грузия-Русия хәрби низагын туктату планы нигезендә, 1нче үктәбергә кадәр, Русия тынычлык урнаштыру көчләрен Көньяк Осетия һәм Абхазия тирәсендәге зоналарга халыкара көчләре алмаштырырга тиеш.
Башта Европа Берлеге Грузиягә 200 күзәтүчене җибәрергә теләгән иде. Алар Грузиягә килеп җиткән инде. Алар Гори, Поти, Зугдиди һәм Тифлиста урнашырга тиеш.
Русиянең баш Штабында Европа Берлеге белән, аларның күзәтүчеләренә тынычлык урнаштыру вәкаләтләрен тапшыру турында сөйләшүләрнең баруы раслады. Русия, гаскәрләрен Грузиядән 10нче үктәбергә кадәр арада чыгарып бетерергә вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG