Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль президенты вакытыннан алда сайлауга фатиха бирде


Ярүсәләм - Израиль президенты Шимон Пәрәз илдә вакытыннан алда сайлай уздырырга рөхсәт итте.

Кадима партиясе башлыгы һәм тышкы эшләр министры булган Ливни Ципинең парламенттагы партия башлыклары белән уртак хөкүмәт булдыру тырышлыгы нәтиҗәсез тамәмлану белән, кичә ул илдә вакытыннан алда сайлау уздырырга карар кылуын игълан иткән иде. Әлеге тәкъдим бүген ил президенты тарафыннан да хуплау тапты.

Шулай итеп, 2010 елга планлаштырылган сайлауны хәзер вакытыннан алда, ягъни февраль, март аенда уздыру күз алдында тотыла.

Сайлауда, Бәньямин Нәтәняһуның уңчы партиясе Ликуд, Кадимә париясенә зур көндәш булыр дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG