Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород мөселманнары яңа рәис сайлады


Түбән Новгород мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе итеп Дзержински шәһәре мәчете имамы Гаяз хәзрәт Закиров сайланды.

Сайлау Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтенең 15 еллыгына багышланган IV корылтай нигезендә узды. Рәис урынына дәгъва иткән бердәбер кеше – Закировны 113 кеше хуплап тавыш биргән, 4се каршы булган.

Түбән Новгород мөселманнары Диния Нәзарәте сәхифәсе язуынча, элекке рәис Үмәр Идрисов голәмәләр шурасы рәисе итеп сайланган.

Шулай ук корылтайда катнашучылар “Русия диннәре” дәреслеге нигезендә ачык хат һәм Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать кабул иткән.

Түбән Новгород мөселманнары ачык хатта: “Без бу дәреслекне куллануны тыярга һәм бу китап нигезендә Ислам дине вәкилләренең хисләрен мыскыллый торган гаепле кешене табуны таләп итәбез”, диелә.

Бүген Түбән Новгородта IV мөселманнар форумы башлана.
XS
SM
MD
LG