Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Мәскәүдә җимерелгән мәчет урынында мөселманнар кабат гыйбадәтханә төзергә җыена


Моңа кадәр мәчетнең сүттерелүе мөселманнарның җирле халык һәм милләтчел активистлар белән каршылыгы нәтиҗәсендә эшләнелүе турында әйтелгән иде.

Яңа Мәскәүдә бульдозерлар белән җимерелгән "Әбү Бәкер" мәчете ("Фән һәм иман" мәхәлләсе) урынында яңа гыйбадәтханә төзергә телиләр. Бу хакта бүген Мәскәү мөфтие Илдар Әләветдинов үзенең Telegram-каналында белдерде.

Иң элек ул Троицкидагы мәчетне мәхкәмә карары нигезендә җимерүләрен раславын белдерде. Аныңча, мәчет бинасы төзелеше канун нигезендә рәсмиләштерелмәгән булган.

"Диния нәзарәте бу мәсьәләне хәл итәргә тырышты. Кызганыч, төзелешнең беренче этабына канун таләпләре үтәлмәгәнгә күрә уңай нәтиҗәгә ирешеп булмады", диде ул.

Мәскәү мөфтие фикеренчә, мөселманнар бу урында яңадан мәчет төзергә тели.

"Фән һәм иман" мәхәлләсе вәкилләре үз хаталарын таныды һәм барлык таләпләрне үтәп яңа бина төзергә әзерләнә. Хәзерге вакытта Мәскәү Диния нәзарәте шәһәр хакимияте белән мәсьәләне хәл итү һәм бу вазгыятьтә оптималь юлны табу өчен эшлекле сөйләшүләр алып бара", диде ул.

Моңа кадәр мәчетнең җимерелүе җирле халыкның һәм милләтчеләрнең үтенече белән эшләнгән диелде. Мәскәү мөфтие бу мәсьәләне шәрехләмәде. "Җәмгыятьтә динара низаг көчәюенә юл куймас өчен" ул мөселманнар һәм җирле халык мәнфәгатен исәптә тотып мәсьәләне хәл итәргә чакырды. Илдар Әләветдинов Мәскәүдә мөселманнарга мәчетләр җитми дип тә белдерде.

16 апрельдә Яңа Мәскәүдә бульдозер "Әбү Бәкер" мәчетен җимерде. Бу мәчет 2020 елда мөселманнар көче белән төзелә башлаган. Якын микрорайоннарда чыгышы белән Русиянең Төньяк Кавказ төбәкләреннән булган кешеләр күп яши.

Мәчеткә каршы көрәш өч ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә шәһәр хакимиятенә һәм Тикшерү комитетына күпсанлы шикаятьләр килгән. Дин йортына каршы булучылар мәчеткә килүчеләр бу районда җинаятьчелек дәрәҗәсен арттыра, шуңа ата-аналар балаларын мәктәпкә ялгыз җибәрә алмый дип зарланган.

Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин канунсыз төзелеш турында җинаять эше ачарга кушкан. Узган елның октябрендә мәхкәмә "Әбү Бәкер" мәчетен үзбелдекләнеп салынган корылма дип тапкан һәм аның хуҗаларын мәчет бинасын сүттерергә тиеш дип карар чыгарган. Шулай да мәчет бинасы ярты еллап торган, дин тотучылар монда җомга намазларына да йөргән.

Троицкидагы мөселманнарның җирле халык һәм милләтчел активистлар белән каршылыгы әнә шулай төгәлләнде, алар хакимиятләрдән гайбадәт йортын сүттерүгә иреште, дип яза IslamNews агентлыгы.

• 2023 елның октябрь азагы, ноябрь башында Мәскәү шәһәрендә Русия хокук саклау оешмалары бер-берартлы ике мөселман үзәген вакытлыча япты. Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Мәхәллә җитәкчесе моның сәбәпләрен төгәл генә әйтә алмаса да, Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы була ала дип саный.

• Былтыр ел дәвамында куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне дә көчәйтте.

• 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар диелде. Азатлыкка юристлар хокук бозулар турында белдерде, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов исә мәчетләргә каршы көрәшнең яңа формасы барлыкка килде дип сөйләде.

• Бу Котельникида мөселманнарга каршы беренче рейд үткәрү генә түгел. 2023 елның 7 июлендә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Тикшерү вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде. Бер атнадан — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Cоңрак мәхкәмә бу эшләрне туктатты.

• Былтыр яз Мәскәүдә Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырырдай мәчет төзергә җыенулары турында хәбәр ителде. Март ахырында мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы, алар каршылык чаралары үткәрде. Соңрак мәчет салынмаячагы әйтелде.

• Бүгенгә Мәскәүдә рәсми төстә дүрт мәчет эшли. Мөселманнар бәйрәм намазында гына түгел, җомга көннәрендә дә гыбадәтне урамда кылырга мәҗбүр.

• Узган ел язын Русия федераль трассаларында намаз бүлмәләре ябыла башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG