Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге мәчет тирәсендәге низаг. Мөселманнар мәсьәләсе хәл ителерме?


Мәскәү. 2021 ел
Мәскәү. 2021 ел

Мәскәүдә Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырырдай мәчет төземәкче булалар. Март ахырында мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы. Алар бу җирләрнең изге урын саналуын әйтә. Мәскәү хакимияте компромисс табылды ди.

Азатлык Мәскәүдә яңа мәчет төзелешенә каршы чыгучылар, аны кем төзергә теләве хакында язган иде. Низаг зурга китте, мәчеткә каршы чыгучылар – шундагы яшәүчеләргә православ активистлар да, экоактивистлар да кушылды. Косино-Ухтомски районында Аллаһ йортының төзелешенә каршы имзалар җыю да җитез барды. Бер-ике көндә берничә дистә мең кеше азан әйтүче, мөселманнар җыела торган гыйбадәткә каршы булуын белдерде.

Җирле халыкның төп аргументы буларак мәчет теләмибез дисә, православ активистлар бу изге христиан җире дип дәлилләрен китерде, экоактивситлар мәчет төзелеше паркка, якындагы күлгә зарар китерәчәк дип каршы чыкты. Төзелергә мөмкин булган мәчеткә каршы танылган спортчылар, блогерлар да кушылды.

Медиа да башлыча каршы якны күрсәтте, ә мөселманнарның Мәскәүдә саны арта баруы, булган мәчетләрнең барысын да сыйдыра алмавы, асаба, мигрант мөселманнарының ихтияҗлары ничек хәл ителергә тиеш, аларның хокуклары ничек якланырга тиеш булганы турында ләм-мим.

Мөселманнар үзләре дә бу хакта чәчрәп чыкмады, ни өчен бу тирәдә мәчет кирәклеген аңлатмады. Бары тик мәчет низагына карата Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үз фикерен әйтте. Ул Чечня башлыгы Мәскәүдәге мәчет төзелешенә каршы чыгучыларны "куркаклар һәм провокаторлар" дип атады. "Ватанпәрвәрлекне митингларда түгел, Украинадагы "махсус хәрби операциядә" күрсәтергә кирәк дип белдерде ул.

Мин Мордовиядә тудым, Татарстанда үстем, Самарда хезмәт иттем, хәзер Мәскәүдә яшим. Минем республикам кайда? Миндә Русия паспорты.

Шулай да берничә блогер ни өчен мәчет кирәклеген, Русия мөселманнары килмешәк түгел, ә Русия ватандашлары, аларның да ничек тели, шулай гыйбадәт кылу хокукы барлыгын аңлатып карады. Алар арасында көрәшче Ринат Фәхретдинов та бар иде. Урыс телле блогерларның авызыннан чыккан кем тели, үз республикаларында мәчетләр төзесен дигәнгә Фәхретдинов: "Мин Мордовиядә тудым, Татарстанда үстем, Самарда хезмәт иттем, хәзер Мәскәүдә яшим. Минем республикам кайда? Миндә Русия паспорты, димәк Русия – минем республика, сезнеке дә шул исәптән. Русия күпмилләтле ил, төрле дин кешеләре яши, биредә бөтен кеше өчен дә уңайлы булырга тиеш. Мин – татар, мин Русия ватандашы, мин Мәскәүдә яшим һәм миңа монда мәчетләр җитми. Миңа кая китәргә тәкъдим итәсез? Мәскәүдә күптәннән яшәгән асаба татарларга кая китәсе? Кешеләрнең араларын бозмагыз, низаг тудырмагыз", дип видео яздырды ул. Әмма аерым бу хакта сөйләшергә теләмәде.

Башта мәчет төзелеше артында кайсы дини оешма торганы да билгеле түгел иде. Аны төзү инициативасы кемдә: Русия мөселманнары Диния нәзарәтендәме, Әлбир Крганов җитәкләгән оешмадамы – билгеле булмады. Шулай да төзлергә тиешле мәчет тирәсендге шау-шу зурга киткәч, мөфти Равил Гайнетдин үз фикерен белдерде. Ул Мәскәү мэры Сергей Собянинга хат юллады.

Изге Рамазан аенда Мәскәүнең Косино-Ухтомски районында төзелергә мөмкин булган мәчет тирәсендә чыккан каршылык, аның турында таралган мәгълүмат Русия мөселманнарының күңелен кырды, дип борчылу белдергән ул.

— Русия халыклары арасында каршылык ялкыны кабынмасын өчен, Мәскәү мөселманнарының рухи ихтияҗын канәгатьләндерер өчен мәчет төзү проектын тормышка ашыру өчен уңайлы урын табуыгызны сорыйм, — дип мөрәҗәгать иткән Равил Гайнетдин. — Русия мөселманнарының Диния нәзарәтенең бурычы – Русия кануннары кысалырында мөселманнарның үзләренә мөһим инфраструктураны булдыру ихияҗларын яклау. Билгеле, бу эш җирле халык белән килешеп, барысына да хөрмәт күрсәтелеп башкарылырга тиеш.

Бу хатның тәэсире булдымы, әллә Мәскәү хакимияте мөселманнар һәм православлар арасында каршылык артык зурга китүеннән куркыпмы, бу хәлләрне күрмәмешкә салышкан Сергей Собянин да белдерү белән чыкты.

Ул Мәскәүнең Косино-Ухтомски районында төзелергә тиешле мәчет мәсьәләсе хәл ителде дип белдерде. Әмма ничек итеп?

— Беренчедән, төзелеш тәкъдиме шәһәр төзелеше һәм җир комиссиясендә генә яңгырады. Бу мәсьәлә буенча Мәскәү хөкүмәтенең дә, башка башкарма органнарның да карарлары булмады, — диде Сергей Собянин. — Икенчедән, мәчет 40 мең дүрткел мәйданны билиячәк дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Сүз бары тик 2,5 мең дүрткел метр турында бара.

Өченчедән, күп мөрәҗәгатьләр булды, мәчет урыны үзгәрәчәк. Аңа "Косино" метросы янындагы җир кишәрлеге бүленеп биреләчәк. Якында яшәүчеләр өчен мәчет комачауламаячак, әмма транспорт белән килеп йөрер өчен бик уңайлы урын. Православ чиркәүләре тирәләре кешеләр ничек йөрер өчен тәртипкә китерелә, монда да шулай ясалачак.

Собянин сайлауларга әзерләнә. Шәһәрдәге һәр низаг аның өчен тискәре хәлләргә китерә ала. Шуңа мәчет тирәсендәге шау-шу беренче чиратта аңа тап төшерә. Сайлау алдыннан мэрга тәти булып күренү, ничек тә булса компромисс табу кирәк. Аңа ике якны да килештереп, бу мәсьәләне ябу мөһим. Вакытлыча булса да. Ә мәчет төзеләчәкме, юкмы, кайчан – бу инде бүген түгел, кайчан да булса хәл ителәсе проблем. Әллә төзелә ул, әллә юк .

Шуны да исәптә тотарга кирәк – мәчет төзеләчәк дигән бернинди дә рәсми карар юк. Болар барысы да әле сөйләшүләр дәрәҗәсендә.

"Сергей Собянин Мәскәүнең мэры булып беренче тапкыр сайланган вакытта үз програмының бер пунктына мөселманлаштыруны, мигрантлар килүне туктатачагын ачыктан-ачык әйтте. Шул вакыттан бирле әллә ни үзгәрмәде. Мәскәүдә яңа мәчетләр төзелмәде, бары намаз бүлмәләре, намаз заллары барлыкка килде. Мин моны аңлы рәвештә эшләнүче стратегия дип саныйм", дигән иде Азатлыкка сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов.

Шулай да Сергей Собянинның имзасы белән бернинди фәрманнар, карарлар булмаса да, мөселманнар теләгән зурлыкта һәм аларга уңайлы җирдә мәчет төзелмәсә дә, Русия мөселманнары мәсьәлә уңай хәл ителде дип саный. Һәрхәлдә Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов шундый фикердә. Ул бу эштә Русия патриархы Кириллның да ярдәм итүе булды дип яза.

Хакимияттә исламофобия чире белән интегүчеләр бар, алар мәчет төзелмәсен дип тырыша

"Аллага шөкер, кызган низаг, ниһаять, сивил рәвештә хәл ителүгә борылды, кануни карар табыла башлады. Русия мөфтие Равил Гайнетдин да, Русия патриархы Кирилл да Сергей Собянинга мөрәҗәгать итте. Бу – дәүләт, конфессияләрнең үзара килешеп хәрәкәт итүнең үрнәкле күрсәткече. Моның тәэсирен мөселманнар да, православлар да, тулаем шәһәр кешеләре дә үзендә тоячак", дип белдерде ул.

Адвокат Марат Ашимов Мәскәүдәге әле хәтта төзелеш булачак дигән документларның булмый торып зур низагның кубуы һәм моңа күп кешенең җәлеп ителүе идарә ителергә мөмкин дип фаразлый. Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Мәскәүдә исламофобик чире көчле ди ул.

"Бу вакыйганы алсак, беренчедән, ул кадәр зур масштаблы төзелеш тә түгел, икенчедән, хакимиятнең бернинди дә карары булмаган, бары тик сөйләшүләр генә алып барылган. Ә гауга зур купты. Мәскәүдәге хәлләрне күзәтәм: бернинди дә карарлар юк, сөйләшүләр алып бара, әмма бу мәгълүмат тышка чыга, аерым оешмаларга сөйләнә, социаль челтәләрдә сөйләшүләр башлана, җәмәгатьчелек көче туплана да дулкын үсә бара. Кешеләрне котырту авыр түгел бит. Миңа калса, хакимияттә исламофобия чире белән интегүчеләр бар, алар мәчет төзелмәсен дип тырыша. Бу мәчетнең төзелешенең юридик карарлары да юк.

Русиядә билгесезлектән куркалар, ислам да киң җәмәгатьчелеккә таныш түгел. Безнең дин аңлатылмый, өйрәтелми. Шуңа кешеләр курка, шүрли. Булмасын дип алдан ук кистереп куялар. Мәскәү кебек шәһәрләрдә мәчет төзү - зур проблем. Аны хәл итү дәүләт белән эшләүче дини оешмалар башкарырга тиеш, мәгълүматны тарату, кешеләргә аңлату, агарту эше дә аларда. Мәскәүдә мәчетләр җитми. Аны ничек тә хәл итәсе", дип аңлата Ашимов.

Мәскәүнең үзендә әлеге вакытта дүрт мәчет һәм мөселманнарның берничә гыйбәдәт йорты бар, ә чиркәүләр саны - 1220.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG