Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыров мәчет төзелешенә каршы чыгучыларга урыс җирләрен окопларда якларга кушты


Чечня башлыгы Рамзан Кадыров
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров

"Әгәр митингта катнашучылар чын күңелдән урыс җирен яклау фикере белән чыккан икән, автомат тотып алга – окопларга! Автомат ал, синең урыныңа бүген урыс Донбассында сугышучы  мөселманны җилкәң белән читкә эт һәм ватанпәрвәрлегеңне күрсәт", дип язган Чечня башлыгы үзенең Telegram-каналында.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Мәскәүдәге мәчет төзелешенә каршы чыгучыларны "куркаклар һәм провокаторлар" дип атады.

Ватанпәрвәрлекне митингларда түгел, Украинадагы "махсус хәрби операциядә" күрсәтергә кирәк дип белдерде ул.

Кадыров әйтүенчә, теләсә нинди мәсьәләне дипломатик юл белән хәл итәргә була, ә Русия башкаласында барган хәлләр – мәгълүмати диверсия.

"Әгәр митингта катнашучылар чын күңелдән урыс җирен яклау фикере белән чыккан икән, автомат тотып алга – окопларга! Автомат ал, синең урыныңа бүген урыс Донбассында сугышучы мөселманны җилкәң белән читкә эт һәм ватанпәрвәрлегеңне күрсәт", дип язган Чечня башлыгы үзенең Telegram-каналында.

Русия - күп милләтләрне, диннәрне эченә алган ил, аны милләт яки дингә аермыйча, бөтен кеше якларга тиеш, ди ул. "Хәзер "махсус хәрби операция" барган урында нәкъ шул күзәтелә дә: анда урыс, чечен, башкорт, татар, христиан, мөселман иңгә-иң тора", дигән Кадыров.

Ул протест чарасын ачыктан-ачык провокация, бер ил ватандашлары арасында низаг чыгарырга тырышу дип бәяли.

"Коткы таратучылар нинди генә акланулар уйлап чыгармасын, Көнбатыш мәнфәгатьләренә ярашлы эш итә. Мондый котыртучыларны яки мобилизацияләргә кирәк - бөтен ачуларын дошманга чыгарсыннар, яки мәгълүмати диверсантлар буларак, мәхкәмәгә җибәрергә", ди Чечня башлыгы.

  • Расланмаган мәгълүматкә күрә, Мәскәүдә Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырырдай мәчет төземәкче булалар. Март ахырында мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы. Алар бу җирләрнең изге урын саналуын әйтә.
  • Шул ук вакытта мәчетне төзетүченең кем булуы, бу нинди проект булачагы турында мәгълүмат яшерелгән. Рәсми мөфтиятләр "мәчетне без салмыйбыз" ди.
  • Русия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Азатлыкка фаразланган мәчет төзелешенә каршы чыгучылар элегрәк башка урында мәчет салуга каршы хәрәкәттә йөргән кешеләр булуын әйтте.
  • "НЕРУССКИЙ" Telegram каналын алып баручы, публицист Ринат Мөхәммәтов бу кампания мәчет төзетмәс өчен махсус алып барылучы политтехнология дип саный. Аның фикеренчә, бүген мәчет салырга теләмәсәләр дә, хакимият мөселманнарны Украинага каршы "махсус операция"дә катнашырга чакыра.
  • Бүген Мәскәүдә дүрт мәчет эшли. Алар шәһәрдә яшәүче мөселманнарны сыйдыра алмый. Аеруча бәйрәм һәм җомга көннәрендә халык урамда намаз укырга мәҗбүр.
  • Мәскәүнең Косино-Ухтомски районында мәчет төзелешенә каршы петициягә 25 меңнән артык кеше кул куйды. Бу районда мәчет төзүгә каршы чыгучылар 2 апрельдә дә Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсе янында кабат җыелган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG