Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шовинизм көчәйде". Мәскәү өлкәсендә гыйбадәт йортлары ябыла


Мәскәүдә Ураза гаетендә мәчеттә урын җитмәү сәбәпле күпләр урамда намаз кыла, 2023 ел
Мәскәүдә Ураза гаетендә мәчеттә урын җитмәү сәбәпле күпләр урамда намаз кыла, 2023 ел

Намаз уку биналары урыс активистларының шикаятьләреннән соң ябылган. Мәхәллә җитәкчесе адвокатлар яллавын хәбәр итә. Мәскәү мөфтие намаз укырга урын җитмәүгә зарлана.

Октябрь азагы-ноябрь башында Мәскәү шәһәрендә Русия хокук саклау оешмалары бер-берартлы ике мөселман үзәген вакытлыча япты. Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Мәхәллә җитәкчесе моның сәбәпләрен төгәл генә әйтә алмаса да, Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы була ала дип саный. Азатлык Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йорты имамы Марат Алимов һәм Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов белән сөйләште.

26 октябрьдә Митино районында урнашкан Мөселман үзәген хокук саклау органнары килеп вакытлыча япкан. Мәхәллә рәисе Ренат Хәсәнов IslamNwes-ка хәбәр итүенчә, бинаны алар әлегә куллана алмый. "Бу безнең хокукларны кысу санала", дигән ул.

Озак та үтми, Русия тикшерү комитеты вәкилләре Мәскәүнең Южное Бутово районындагы "СНТ-Гавриково 1" бакчачылык ширкәтендә урнашкан намаз өенә дә килә. Һәм шул ук тәртип белән гыйбадәтханәне тикшерә башлый һәм аны вакытлыча ябу карары чыгара. Куәт оешмасы вәкилләре Коръән һәм дини китапларны экспертизага ала. Бу хакта гыйбадәт йорты җитәкчесе, мәхәллә рәисе Марат Алимов Азатлыкка сөйләде.

Узган атнаның атнакиче көндезге 12дән кичке 8гә кадәр бездә тикшерү үткәрделәр

— Бу Дагыстан вакыйгалары белән бәйледер, — дип исәпли ул. — Күрәсең, Мәскәүгә — Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинга бер әмер төшкән дип уйлыйм. Шуннан соң безне тикшерергә кушылган. Барлык документларыбызны бирдек. Узган атнаның атнакиче (2 ноябрь) көндезге 12дән кичке 8гә кадәр бездә тикшерү үткәрделәр. Шуннан соң без Тикшерү комитеты бүлеге җитәкчесе белән сөйләштек. Алар Telegram-да "Русская община" каналында Бастрыкинга фәлән адреста канунсыз төстә дин эшләре алып баралар дип мөрәҗәгать иттеләр диде.

Әмма безнең Русия юстиция министрлыгыннан барлык кәгазьләребез бар, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан иминлек паспорты ясалган. Монда Росгвардия төймәсе дә, видео күзәтү дә бар. Алар бер ай эчендә тикшереп бетнрергә тиеш диде. Әмма ләкин без нәрсә буласын белмибез.

2019 елда миңа карата Мәхкәмә приставларының федераль хезмәте эш ачкан иде. Мин мәхәллә белән бу бинаны төзедем. Алар мине рәсми булмаган дини чаралар үткәрүдә гаепләде. Бу эш беткән иде, хәзер аны кабат кузгаттылар. Белмим, сәбәбе нидер, әмма Мәскәүдә шундый хәлләр бара. Безнең Балашиха, Чертановода моңа охшаш вакыйгалар булды. "Истина" мөселман оешмасы да бу исәпкә керә. Хәзер мәхкәмә Мәскәү карамагындагы Троицки шәһәрендәге бинаны җимерү карары чыгарды. Мәскәүдә авыр хәлләр.

Моңа кадәр "Русская община" каналында активистлар Южное Бутоводагы гыйбадәт йортында канунсыз мәчет эшли дип Мәскәү мэрына, прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБга мөрәҗәгать итте. Алар гыйбадәтханәне ябуны, анда йөрүчеләрне хәрби комиссариатта исәпкә алуны сорады. Озак көттермәде. Тикшерү комитеты бу мөрәҗәгать нигезендә тикшерү үткәрүен белдерде.

Марат Алимов сүзләренчә, Украинага каршы сугыш башланганнан соң, илдә шовинизм көчәюе күзәтелә.

"Махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украинадагы сугышны шулай атый - ред.) башланганнан соң, хәзер бик каты шовинизм, милләтчелек купты. Бу мәсьәлә алга чыкты", ди ул.

Сүз мәчетләргә каршы көрәшүче урыс шовинизмы турында барамы, дигән сорауга ул: "Әйе, алар үзбәк, таҗикларны яратмый. Әмма бу халык безнең кардәшләр, алар арасында без дә бар. Хәтта Русия паспортларын алалар. Ул кискен мәсьәлә. Мин бу хакта бик сөйләргә теләмим", диде ул.

Южное Бутоводагы әлеге гыйбадәт йорты бер мең кешегә исәпләнгән. Анда намазлар үткәрелеп килгән. 300 кеше өчен мәдрәсә дә (якшәмбе мәктәбе) эшләгән. Җомга һәм гает намазалары оештырылган, халыкны кабул иткәннәр. Хәзер бу дини чараларның берсе дә үткәрелми.

Намаз укырга урын юк

— Мөселманнар Җәмигъ мәчеткә баралар һәм намазны трамвай юлында укыйлар. Намаз укырга урын юк, — ди Марат Алимов мөселманнарга дини йолаларны үткәрергә урын җитмәү турында.

Хәзер мәхәллә Халыкара мөселман юристлары берләшмәсенә мөрәҗәгать иткән. Аларның хокукын Чечня адвокаты яклый.

— Безнең гыйбадәт йорты Әхмәт Кадыров урамында басып тора. Әгәр дә бу тикшерүләр җиңел генә үтсә, берни эшләмәбез. Әгәр авырлыклар туса, Рамзан Кадыровка, Русия президентына мөрәҗәгать итәчәкбез. Без хөкүмәт эшен эшлибез, халыкка никах укыйбыз, исем кушабыз, җеназа намазы үткәрәбез, җомга вакытында дәүләт өчен догалар кылабыз. Әмма безгә дини йолаларны үткәрергә рөхсәт бирмиләр. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирсен, — ди ул.

Южное Бутовода тагын бер гыйбадәт йорты бар. Анысы әлегә эшли дип өстәде Алимов.

Тикшерү комитеты япкан әлеге гыйбадәт йортлары Мәскәү шәһәре мөфтиятенә (ул үз чиратында Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәтенә буйсына) карый. Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов Азатлыкка гыйбадәт йортларының ябылу сәбәбен әйтә алмыйбыз, бу хокук саклау органнары тарафыннан кабул ителгән карар, диде. Шул ук вакытта ул рәсмиләрнең тикшерүен шикаять итмәячәген әйтте.

"Хокук саклау органнары кабул иткән карарлар Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан шикаять ителмәячәк. Шулай да, мәхәлләләр үзләре бу карарны шикаять итә ала, мөгаен, шулай эшләрләр дә", диде ул.

Намаз уку биналарының ябылуы Мәскәүдә мөселманнарны җомгага җыю проблемын китереп чыгаруы ихтимал ди ул.

"Кызганыч, җомга намазларын үткәрү тагын да проблемлы һәм авыррак булачак, күрәсең. Намаз уздыру урыннарында иминлек хакына полиция вәкилләре санын арттыру мөмкинлеге бар", диде Илдар Әләүтдинов.

  • Ел дәвамында куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте.
  • 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар диелде. Азатлыкка юристлар хокук бозулар турында белдерде, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов исә, мәчетләргә каршы көрәшнең яңа формасы барлыкка килде дип сөйләде.
  • Бу Котельникида мөселманнарга каршы беренче рейд үткәрү генә түгел. Быелның 7 июлендә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Тикшерү вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде. Бер атнадан — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Cоңрак мәхкәмә бу эшләрне туктатты.
  • Быел язын Мәскәүдә Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырырдай мәчет төзергә җыенулары турында хәбәр ителде. Март ахырында мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы, алар каршылык чаралары үткәрде. Соңрак мәчет салынмаячагы әйтелде.
  • Сентябрь азагында Русия президенты Владимир Путин Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән очрашудан соң, Путин Мәскәүнең Южное Бутово районында яңа мәчет төзү фикерен хуплавы турында хәбәр ителде. Намаз өе дә нәкъ шушы районда урнашкан.
  • Күптән түгел Русия башкаласының башка мөфтие Әлбир Крганов Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә төзеләчәк мәчетнең өлгесе әзер дип белдерде. Гыйбадәтханә Әби патша фәрманы белән билгеләнгән беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемен йөртәчәк.
  • Бүгенгә Мәскәүдә рәсми төстә дүрт мәчет эшли. Мөселманнар бәйрәм намазында гына түгел, җомга көннәрендә дә гыбадәтне урамда кылырга мәҗбүр.
  • Быел язын Русия федераль трассаларында намаз бүлмәләре ябыла башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG