Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин Мәскәү түрәләрен мөселманнарга аяк чалуда гаепләде


Равил хәзрәт Гайнетдин Рамазан чатыры ачылышында чыгыш ясый
Равил хәзрәт Гайнетдин Рамазан чатыры ачылышында чыгыш ясый

Мәскәүдә Рамазан чатыры ачылышында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Мәскәү мэриясендәге исламофобларны тәнкыйтькә тотты. Күптән түгел ул Русия президенты идарәсендәге кайбер хезмәткәрләрне гаепләп чыккан иде.

26 май Мәскәүдә Рамазан чатыры ачылышында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Русиядә, аерым алганда Мәскәүдә мәчетләр җитмәвен тагын бер кат искә төшерде.

"Мәскәүдә 200 храм комплексы төзелә. Без алар өчен шат кына. Православларга мөмкинлек бирәсез дә алар төзи дип шикаятьләр язмыйбыз. Төзесеннәр һәм рухи яктан үсеш алсыннар. Безгә дә балаларны, мөселманнарны тәрбияләү, алар гөнаһ юлына басмасын, экстремистлар аларны үзләренә ияртмәсен өчен мәчетләр һәм агарту үзәкләре кирәк.

Мәчет ул гыйбадәт йорты, һәм анда без тәрбиялибез, дәүләт үсешенә өлеш кертүгә нәсыйхәт бирәбез", диде ул.

Мәчет ул гыйбадәт йорты, анда без тәрбиялибез, дәүләт үсеше өчен нәсыйхәт бирәбез

Равил хәзрәт Гайнетдин мөселманнарның мәчетләр төзелешенә аяк чалуда һәм “курчак” мөфтиятләр булдырылуда исламофоблар “кулы уйнавын” беренче генә әйтми. Күптән түгел ул Русия президенты идарәсендәге кайбер хезмәткәрләрне тәнкыйтькә тоткан иде. Рамазан чатыры ачылышында ул Мәскәү мэрының төбәк иминлеге һәм мәгълүмати сәясәт мәсьәләләре урынбасары Александр Горбенконы Мәскәү мэры Сергей Собянинны котыртуда гаепләде.

“Александр Горбенко Мәскәү хөкүмәте җитәкчелегенә дә үзенең исламофобик карашларын тагып, наданлыгыннан оялмый да бит. Ул хәтта Собянинның Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылышына килүенә дә каршы булды. Хурлык”, диде Гайнетдин.​

Равил Гайнетдин Мәскәү мэриясендәге исламофобны тәнкыйтькә тотты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00

Гайнетдин чыгышын хуплап кул чабучылар, Горбенконы эш урыныннан алырга кирәк диючеләр дә булды. Әлеге чарада Русия думасы, Мәскәү мэриясе, милләт эшләре агентлыгы, Төркия, Күвәйт илчеләре катнашты.

Русия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәткәре Гөлнур Газиева Азатлыкка әйтүенчә, әлеге фикер беренче тапкыр гына яңгырамый. Ул хакимияттәге дөрес булмаган мәгълүмат бирүчеләрне, аерым алганда исламофобларны тыңламаска тиешлеген әйтә.

"Без күп еллар дәвамында президент идарәсе һәм Мәскәү мэриясе белән конструктив рәвештә бик тыгыз эшлибез, әмма хәзерге вакытта Мәскәүдә мәчетләр төзелешенә аяк чалына дип әйтергә мәҗбүрбез. Мөфти Равил Гайнетдинга Рамазан алдыннан Пекиннан, Лондоннан котлаулар килде, әле генә безнең вәкиллек Берлинда булып кайтты. Әлеге башкалалар мөселманнарның тарихи үзәге булмаса да һәркайсында 70тән артык мәчет бар һәм алар соңгы берничә елда мигрантлар өчен төзелде.

Русия мөселманнары өчен әлеге ил тарихи ватан булуын истә тотып, без гыйбадәт кылучылар исәбеннән чыгып мәчетләр төзелергә тиеш дип саныйбыз. Бәйрәм көннәрендә мәчетләр чамадан тыш мөселманнар белән шыплап тулырга, урамнар ябылырга тиеш түгел. Мисал өчен, һәр җомга Тарихи мәчеттә мөселманнар күп, тәртип саклаучылар булышырга мәҗбүр. Ә ни өчен урамнар ябылырга, кешеләр урамнарда намаз укырга тиеш соң?

Әлбәттә без мөселманнарның мәчеткә күп килүенә горурланабыз, әмма алар җомга көнне намазны үз өйләре яки эш урыннары янында мәчеттә укырга тиеш дип саныйбыз. Без бит зур мәчетләр сорамыйбыз.

Менә Җәмигъ мәчетен төзеп Мәскәүгә бүләк иттек. Аны "архитектура энҗесе" диләр. Ул мәчет төзелешенә дәүләт, муниципаль, федераль акчаларның бер тиене дә кермәде бит. Бу сәдака, иганә акчаларына төзелгән мәчет.

Ни өчен Русия ватандашларының гыйбадәт йортлары төзелеше мәсьәләсендә хокуклары тигез түгел? Әлеге мәсьәлә Равил Гайнетдин чыгышында чираттагы тапкыр яңгырады. Искәртеп узам, бу хакимияткә беренче генә мөрәҗәгать түгел. Мәскәүдә дүрт мәчет җитә диючеләргә түгел, ә мөселманнар сүзенә колак салырга тиешләр", диде Гөлнур Газиева.

Билгеле булганча, Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәүдә мәчетләр саны җитәрлек дип инде берничә кат әйтте. Газиева моның белән килешмәүләрен яшерми.

"Без җитми дибез. Бәйсез экспертлар Мәскәүдә ике миллионнан артык мөселман бар дип әйтә. Азәрбайҗан диаспорасы гына да Мәскәүдә 800 мең азәри яши дип белдерә. Элек-электән татарлар гомер кичерә, Төньяк Кавказдан чыгып Мәскәүдә даими яшәүчеләр шактый, әмма безгә "юк, Мәскәүдә 400 мең мөселман яши” дип әйтәләр. Ярар, бәхәсләшмибез. Әмма бит православлар һәрбер 40 мең кешегә бер гыйбадәт йорты булырга тиеш дип саныйлар. Шулай булганда Мәскәүдә халыкка уңайлы булсын өчен һәр бүлгедә 10 мәчет булырга тиеш. Без моны инде 15-20 ел дәвамында әйтә киләбез. Безнең әзерлекле хезмәткәрләребез дә бар", диде Гөлнур Газиева.

Газиева мөселманнарга да Русиянең башка ватандашларына кебек караш булсын иде дип әйтә.

"Православларның "1000 храм" дигән программасы нигезендә 800 чиркәүгә өстәп тагын 200не төзүне дәвам итәләр. Без моңа каршы түгел, әмма мөселманнарның да шундый ук хокуклары булырга тиеш.

Мәчетләр программасы турында без мэриядән сорыйбыз, әмма җавап бирмиләр. Мәскәүдә ничек дүрт мәчет булган, шул килеш кала", диде Гөлнур Газиева.

Азатлык мәчетләр төзелеше турында мәгълүмат алу өчен Мәскәү мэриясе матбугат хезмәтенә сораулар юллады. Җавап килгәч укучыларны да таныштырырбыз.

XS
SM
MD
LG