Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ураза гаете. Нацизм белән ЛГБТга каршы көрәш һәм Путин өчен дога кылу


Казанның Гали мәчетендә гает намазында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка түрәләр катнашты. 10 апрель 2024, ДУМ РТ фотосы
Казанның Гали мәчетендә гает намазында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка түрәләр катнашты. 10 апрель 2024, ДУМ РТ фотосы

Бүген 10 апрельдә мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итте. Русия һәм Татарстанның төп мәчетләрендә бәйрәм чаралары дини нотык тотудан башланды, бигрәк сәяси пропаганда чыгышларын хәтерләтте. Алар Украина сугышын хуплады, Мәскәү Кирмәненең "традицион кыйммәтләр" пропагандасын алга сөрде һәм бердәмлеккә чакырды. Мәскәүдә исә, халык мәчеткә һәм янәшәдәге урыннарга ныклап тикшерү аша гына үтә алды. Азатлык Русиянең төп мәчетләрендә алып барылган вәгазьләрне тыңлады.

Мәскәүдә полиция кизүе

Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин бәйрәм вәгазен Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә алып барды. Гает чарасы иртәнге 7дә башланды. Аңа карамастан, мөселманнар гыйбадәт кылырга берәр сәгать алдан җыела башлады.

Мәчет янында гаеткә килүчеләрне полиция көтеп тора иде. Мөселманнарны тимер коймалар аша тикшереп керттеләр. Mash телеграм каналы Җәмигъ мәчет янында төшергән видеодан күренгәнчә, гыйбадәтханә янында полиция вәкилләре күпләп кизү торды. Элегрәк Мәскәү хакимиятләре мөселманнарга Ураза гаетендә бәйрәм намазын өйдә генә кылырга тәкъдим иткән иде. Моңа карамастан, халык моңа әллә ни колак салмады.

Мәскәүдә Ураза гаете, архив фотосы
Мәскәүдә Ураза гаете, архив фотосы

Бу юлы федераль каналларда бәйрәм чарасы турыдан-туры трансляция алып барылмады. Равил Гайнетдин алып барган гает вәгазе бары ике сәгать узганнан соң гына "Россия 1" телеканалында күрсәтелде.

Мөселманнарның төп өлеше мәчеткә сыймау сәбәпле шәһәр урамында вәгазь тыңларга һәм намаз кылырга мәҗбүр булуы, полициянең ныклап тикшерүе турындагы кадрлар федераль каналда күрсәтелмәде. Вәгазь бәйрәмендә бары мәчетнең эчке кадрлары гына тәкъдим ителде. ТАСС дәүләт агентлыгы да мәчетнең тышкы ягындагы хәлләрне күрсәтмәде.

Бер көн кала Равил Гайнетдин "Россия 1" каналына интервью бирде. Ул сугыш темасына тукталып, "Крокус" терактын Русия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне бозар өчен махсус оештырдылар дип белдерде. Ул шулай ук Русия басып алган Украина җирләрендәге мөселманнар да быел Хаҗга барачак диде.

Равил Гайнетдин ЛГБТга каршы чыкты

Равил Гайнетдин үз вәгазен кыскача гына татарча башлады. Соңрак урысчага күчте. Аның сүзләренчә, бәйрәм чарасында Икенче дөнья сугышы ветераннары һәм Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучы "СВО геройлары" катнашаты.

Гайнетдин үз чыгышында Мәскәү Кремленең "традицион кыйммәтләр" турындагы пропагандасына кушылды һәм ЛГБТ тарафдарларын тәнкыйтьләде.

Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

— Без бернинди сылтау белән дә традицион никахтан башка, кеше табигатенә каршы килүче, Ходайның кануннарын бозучы мөнәсәбәтләр формасын кабул итмибез. Бары балалар туа һәм бергә тәрбияләнә торган гаилә — ир-ат белән хатын-кыз арасындагы традицион никахны таныйбыз, — диде ул.

Аныңча, бу "гаилә институтының, әхлакый ориентирларның, халыкларның физик юкка чыгуына китерәчәк". Гайнетдин ЛГБТ тарафдарларын "шайтан юлыннан баручылар" дип атады.

Равил Гайнетдин сугыш турында аерым сөйләмәсә дә, ватанпәрвәрлек темасына тукталды. Ул еш кына Октябрь инкыйлабына кадәр яшәгән татар дин галимнәренең сүзләрен китерде. Иң элек дин мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдиннең (Гайнетдин аны русия галиме дип атады) "Ватанны яратыгыз", дигән сүзләрен кабатлады.

Мөфти "Крокус" теракты уңаеннан мөселманнарга башка халыклар белән дус-тату яшәргә чакырды һәм Муса Бигиевның (аны да русия галиме дип атады) "ислам бер халыкны да түбәнсетми", дигән сүзләрен китерде.

Тәлгать Таҗетдин: "Нацизм куркынычы һәм Русия державасы"

Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Талгать Таҗетдин бәйрәм чарасын Уфаның Лалә мәчетендә алып барды. Гайнетдиннән аермалы, Таҗетдин урыс телендә генә чыгыш ясады. Аның вәгазен ике сәгать соңрак Беренче канал күрсәтте. Намазда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Таҗетдин еш кына террорчылыкка, экстремизмга каршы торырырга чакырды, Путинның илне какшата алмаячаклары турындагы сүзләрен китерде.

Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Чыгышы ахырында ул Украинада сугышучы Русия хәрбиләре өчен дога кылуын әйтте. Аның сүзләренчә, сугышта Русия "Украинада тыныч халыкны саклау, демилитаризация һәм нацизм куркынычын бетерү өчен" көрәшә.

Мөфти Русиянең бәйсезлеген, бердәмлеген сакларга һәм халыкара террорчылыкка каршы торырырга чакырды. Соңыннан ул "Бер һәм бердәм Аллаһ тарафыннан сакланган Русия державасы" суверенитеты өчен дога кылуын әйтте.

Русия Үзәк диния нәзарәте сайты хәбәр итүенчә, бәйрәм намазыннан соң Тәлгать Таҗетдин мөселманнарга гарәпчә һәм татарча мөрәҗәгать иткән.

Намазда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Намазда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Ахырдан гаеткә җыелган халык алдында Радий Хәбиров та чыгыш ясады. Ул Владимир Путин һәм Таҗетдиннең саулыгы өчен дога кылырга чакырды.

— Бу көннәрдә безнең илне үсешкә алып баручы безнең президентның сәламәтлеге өчен дога кылабыз, — дигән ул.

Камил Сәмигуллин: "Дошманнарга Русиянең байлыклары гына түгел, рухы да кирәк"

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бәйрәм вәгазен Гали мәчетендә алып барды. Гаеткә республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсмиләр килгән иде. Бәйрәм намазын ТНВ каланы турыдан-туры трансляциядә күрсәтте.

Сәмигуллин үз чыгышында Украина сугышында җиңү кирәк диде.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

— Алар (җитәкчеләр) алдында бүген бик катлаулы бурычлар тора: берьяктан – илебезнең чикләрен дошманнардан сакларга, икенче яктан – җәмгыятебезне әхлакый таркалудан сакларга. Бу ике бурыч бер-берсенә бик нык бәйләнгән, чөнки берсендә оттырсак, икенчесендә дә җиңеләчәкбез. Дошманнарга Русиянең байлыклары гына түгел, рухы да кирәк. Шуңа күрә махсус хәрби операциядән безнең бер генә чыгу юлы бар: ул – җиңү! Солдатлар анда җир өчен генә түгел, безнең рухи кыйммәтләр өчен көрәшә. Без – монда, тыныч тормышта яшибез, ә алар яу кырында кулларына корал тотып гомерләрен безнең өчен фида кыла. Мондый фидакарьлеккә бернинди тиң юк. Без алар алдында – түләп бетермәслек бурычлы. Ә шулай булгач, ичмасам үзебезнең әхлаксызлык, рәхмәтсезлек, таркаулык белән аларның күңелләрен кайтармыйк. Бездән аларга иң яхшы ярдәм – бердәм булу, рухи кыйммәтләрне саклау, — диде үз чыгышында мөфти.

Камил Сәмигуллин инкыйлабка кадәрге татар байларының үз акчаларын дингә сарыф итүе, кредитларның харам булуы, ислам банкингы хезмәтләренннән файдаланырга кирәклеге турында сөйләде.

Ахырдан Татарстан баш казые Җәлил Фазлыев дога кылдырды. Ул "чит илләр арасындагы низаг"ка туктатлып, "яу кырында батырларча һәлак булганнар"га дога кылды, аларга җәннәт теләде. Соңыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хәерле эшләр теләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG