Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ингушетия.орг” кабат җитәкчесен алмаштыра


Бәйсез “Ингушетия.орг” интернет сәхифәсе яңадан үз җитәкчесен алмаштыра. Бу хакта Азатлыкка аны хәзерге башлыгы Макшәрип Аушев хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, ингуш оппозициясе иң төп максатына иреште – республиканың элекке президенты Морат Зязиков эшеннән китте.

Оппозиция “Ингушетия.орг” сәхифәсенең җитәкчесе булган Мөһәммәт Евлоевның үлемендә Зязиковның катнашлыгы бар дип саный.

Узган көнне Евлоевның туганнары белән Ингушетия президенты Юнысбәк Евкуров очрашты һәм тикшерүне үз күзәтүенә алачагын вәгъдә итте.

Аушев Евлоев үлеменнән соң сәхифәнең җитәкчесе булып калган иде. Хәзер ул бу эштән китә. Вакытлыча вазифаны “Ингушетия.орг” ның баш мөхәррире Роза Мальсагова башкарачак.
XS
SM
MD
LG