Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстанның саулык саклау өлкәсендә кыскартулар


Финанс кризис аркасында Башкорстан хастаханәләрендә эшләүче урта белем хезмәткәрләрне кыскартулар көтә. Шәфкать туташлары һәм акушерларның эш урыннары кыскартылачак. Табипларга бу кагылмый, чөнки республикада табиплар җитми. Октябрь аенда сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт хакларының кимүе күзәтелгән. Финанс кризиска кадәр үк Башкорстан хастаханәләрен дару һәм җиһазлар белән тәэмин итүдә проблемалар булган.

Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәбәргә бер нинди дә аңлатма бирмәде.
XS
SM
MD
LG