Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православлар укмашып тәртип сакламакчы


Чиркәү әһелләре Русиядә православ дружиналар оештырырга тәкъдим итә. Мөселманнар каршы түгел, әмма бу алар белән бергә эшләнергә тиеш дигән фикердә.

Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре җитәкчесе урынбасары Всеволод Чаплин әйтүенчә, Русия православ чиркәве каршында тупланачак дружиналар милициягә ярдәм буларак, урамнарда тәртип саклыячак. Эчке эшләр министрлыгы әлегә бу тәкъдимне хупламады һәм кире дә какмады. Әмма шуңа да карамастан, бу дружиналар инде оеша да башлаган. Мисал өчен, Фома изге апостол миссионерлар җәмгыяте 1 декабрьдән урамнарга тәртип сакларга чыгачак.

“Бу начар эш түгел. Әмма мөселманнар да шулай йөрергә карар кылса, бу башка нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр алар үзләрен яки берәр кешене яклаганда ялгыш кемнедер җәрәхәтләсәләр яки үтерсәләр бу террор гамәле буларак бәяләнәчәк. Шуңа сак булырга кирәк”, диде сәясәт белгече Айрат Хәкимов.

Ләкин мөселманнар дружиналарын булдыру турында әлегә бер сүз дә ишетелгәне юк. Кол Шәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров Русиядә мондый дружиналар була калса, ул христианнарныкы гына түгел, ә бөтен төп дин вәкилләренеке булырга тиеш дигән фикердә тора.

“Дин һәм демократия ягыннан караганда да бердәмлекне саклау өчен Русиядәге бөтен дин вәкилләре дружиналары булырга тиеш. Мин христианнарны гаепләмим. Әмма алар милләт, җәмгыять арасына аермлыклар кертәләр”, ди Зиннуров.

Русия правослау чиркәвенең дружиналар булдыру тәкъдимен Кремль тарафлы “Наши” яшьләр хәрәкәте дә яклап чыкты. Алар инде җәй көнне чиркәүне тәнкыйтьләгән Диомид атакай фикердәшләре белән сугышкан да иде. Димәк, чиркәү фикере белән килешмәгәннәрне тукмаулар алда да булырга мөмкин. Русиягә хәзер элекке советлар берлегеннән килеп эшләүче мигрантларның мөселман булуын искә алганда бигрәк тә.

“Бу төркемнәргә правослау яшьләре керәчәк дигән сүз, ә читтән килгән үзбәк һәм таҗиклар – мөселманнар. Димәк, инде конфессияара низаг килеп чыгачак. Бөтен куркыныч шунда”, ди Айрат Хәкимов.
XS
SM
MD
LG