Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Һельсинки төркеме Пенза җыенын танымый


Пензада хөкүмәттән тыш оешмаларның өченче корылтае дәвам итә. Җыенда Европа, Русия, элекке совет республикалардан хөкүмәттән тыш оешмалар, шулай ук халыкара оешмалар чакырылган.

Мәскәү Мәскәү Һельсинки төркеме һәм "Мемориал" кебек Русия кеше хокукларын яклау оешмалары бу җыенны дәүләт рәсмиләре оештыру сәбәпле анда катнашудан баш тартты.

Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева сүзләренә караганда, оешма Европа Шурасына үзләренең аерым шундый җыенын оештыру теләге булуы турында хәбәр итәчәк.
XS
SM
MD
LG