Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа президент кем булыр?


Бәйсез интернет сәхифәләр республика президентын алыштыру турында фаразлый.

Узган атнада Уфага Идел буе федераль округы башы Григорий Рапота килеп киткән иде. Ул берничә сәнәгать ширкәтендә булды, республика президенты белән ябык ишекләр артында сөйләшү уздырды. Кайбер бәйсез интернет сәхифәләр анда сүз республика президентын алыштыру турында барган дип ирештерде.

Имеш, Мортаза Рәхимов 75 яшен тутыру белән, ягъни 7 февральдән соң “үз теләге белән” вазифасыннан китәчәк. Ул мәгълүматларга караганда, Кремль Башкортстан президентына намзәтне әзерләгән, ләкин аның кем булачагын әлегә хәбәр итмиләр.
XS
SM
MD
LG