Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:04

Раштуа бәйрәме уңаеннан Керәшен җыены чиркәвендә келәү узды. Анда уртача 200-ләп кеше килгән иде.

Гыйбадәт кылу 12-дә генә башланырга тиеш булса да, сәгать 11-дә үк керәшен чиркәве халык белән шыгрым тулы иде. Гыйбадәт кылырга килүчеләрнең күпчелеге праваслау динен тотучы керәшен татарлары. Дини йолалар да татар телендә генә барды.

Раштуа (Рождество) — ул җиргә җибәрелгән Гайсә Коткаручы туган көн. Раштуа ал¬дыннан керәшен татарлары алты атна буе итле, сөтле, йомырка¬лы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. 6 атна дәвам иткән ураза тәмамлангач, христианнар 7 гыйнвар төнендә зур бәйрәмнәрен каршылый. Шул уңайдан Керәшен җыены чиркәвендә ел саен Раштуа келәве уза. Төнге 12-дә башланып киткән гыйбадәт кылу иртәнге сәгать биштә генә тәмамланды.

Нина Аксакова
Чиркәүгә еш йөрүчеләрнең берсе Нина Аксакова бәйрәме уңаеннан болай диде: “Раштуа – безнең өчен бик кадерле булган Христос-Аллабызның туган көне. Без аны бик зурлап искә алабыз. Бәйрәмне каршылар өчен махсус бәйрәм ризыгы – бодай ярмасыннан ботка пешерәбез. Төрле тәмле-татлы ризыклар әзерлибез. Кунакка туган-ырулар да килә”.

Казанда гомер итүче Нина Аксакова, керәшенчә әйтсәк Нина түтәй, элек авыл җирләрендә Раштуаны бик зурлап бәйрәм итүләрен сагынып искә ала.

“Алдан ук әзерләнеп торып, чыршы алып кайтып куялар иде. Дин тоткан кешеләр төне буе иман укып чыга иде. Дөрес, бөтен халык дини булмады. Мин боларны элекке әби-бабайлардан беләм. Олылар балаларга догалар өйрәтте. Балалар иртүк торып туганнарына йөриләр иде. Аларны пешкән ризыклар белән сыйлау, акча бирү гадәте бар иде. Хәзер андый йолалар бетте. Ярый әле менә шушы керәшен чиркәве бар”, ди ул.

Нина Аксакова элек өйдән-өйгә дини җырлар җырлап йөрделәр, дип аларның берсен искә алды.
Павел атакай келәүне җитәкли


“И Аллабыз-Христос, Синең тууың белән дөньяга белем яктысы яшьнәгән. Шул яктылыкны белеп йолдызга табынучылар Сине кояш дип белеп, баш органнар. Сине күктән иңгән якты кояш дип белгәннәр. И Ходай, шөкер, сиңа!”

Керәшен җыены чиркәве атакае Павел Павлов келәү барышында илнең һәм халыкның имин яшәвен теләде. Русия партриархы булып торган Алексий II, Мәскәүдә митрополит булган Макарий, Казанда иң беренче архирее Гурий рухы, бүгенге Русия патриархы урынын багучы Кирилл өчен Ходайга инәнергә дә чакырды.

Бәйрәмнәр бергә катышкан

Керәшен татарларына үтеп кергән Раштуаны дини бәйрәм дип кенә атарга кирәк түгеллеген искәртүчеләр дә бар. Шагыйрь, Тукай бүләге иясе Гәрәй Рәхим (керәшенчә Григорий Радионов) Раштуа бәйрәменә төркиләрнең милли гореф-гадәтләренең кушылуын да әйтә.

“Керәшеннәрнең бәйрәмнәре борынгы табигать күренешләренә бәйле була. Алар керәшеннәрдә шактый озак яшәгән. 1552 елдан соң көчләп чукындырулар башлангач, христианнар мәҗүси бәйрәмнәрне билгеләп үтүне тыйган. Керәшеннәргә бары тик христиан бәйрәмнәрен генә уздырга рөхсәт иткәннәр. Әмма керәшен татарлары шактый хәйләкәр булып чыккан. Милли бәйрәмнәрне христиан дине бәйрәмнәре көннәренә туры китереп үткәрә башлаганнар. Менә шулай итеп алар сакланып калган. Шуңа керәшен татарларының тарихын ачып карасак, анда төрки тарихыбыз, гореф-гадәтләребез күренә”, диде Гәрәй Рәхим.

XS
SM
MD
LG