Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатих Кәрим “Нур” театрында сынлана


Башкортстанда туып үскән талантлы шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулды.

Шушы уңайдан Башкортстан татар җәмәгатьчелеге аны искә алуга багышланган чаралар оештыра. Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры да бу изге эштән читтә калмый. Биредә Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә әзерләнә. “Ясмин гөле” исемле бу тамашаны нурлылар тамашачыларга киләсе атна азагында тәкъдим итәчәк.

Мәгълүм ки, Фатих Кәрим Башкортстанның Бишбүләк районының Ает авылында туып үсә. Гомере сугыш яланнарында вакытсыз өзелгән әдипнең 95 еллыгына багышланган тантаналар да Башкортстанда зурлап оештырылган иде. Аетта Фатих Кәримнең йорт-музее да эшләп килә. Шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым әтисенең истәлеген кадерләп саклаучы бишбүләклеләргә зур рәхмәтләрен җиткереп тора, музейга әтисенә бәйле әйберләрне тапшыра.

Якташлары Ләйлә ханымны һәм аның башка туганнарын атаклы шагыйрьнең 100 еллык юбилей тантаналарына да чакырачак. Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында әзерләнүче әдәби-музыкаль тамаша да шул бәйрәм кысаларында бер матур бизәк булыр.

XS
SM
MD
LG