Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Куба бәйләнешләрен ныгыта


Русия һәм Куба рәсмиләре Мәскәүдә очрашып үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләште.

Русия премьер-министр урынбасары Игорь Сечин Русия-Куба хөкүмәтара шурасы утырышында 2 ил арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш диде.

Шура утырышында нефть һәм газ, атом энергиясе һәм металлар белән эш итүче рәсмиләр дә, кәсепчеләр дә катнашты.

Русия Салкын Сугыш чорындагы беректәшләре Куба, Никарагуа белән, шулай ук Венесуела белән элемтәләрен ныгыта бара.

Бу ай ахырында Куба җитәкчесе Рауль Кастро Мәскәүгә килә.
XS
SM
MD
LG