Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган президентын сайлау августка кичерелде


Әфганстан сайлау комиссиясе башлыгы президент сайлавы 20 августта үтәчәк, дип хәбәр итте. Конституция нигезендә сайлау май аенда үтәргә тиеш иде. Әмма техник, иминлек һәм башка төрле авырлыклар аркасында тавыш бирү 3 айга кичектерелә.

НАТО вәкиле сайлау көнен билгеләү хәбәрен хуплады. Илдә 55 меңлек НАТО көчләре бар.

Әфганстанның хәзерге президенты Хәмид Карзаи илне 2004 елдан бирле җитәкли. Аның киләсе сайлауда да катнашуы фаразлана.
XS
SM
MD
LG