Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:09

Татарстан прокуроры кече һәм урта бизнес вәкилләре хокукларын үзенчә, ә эшмәкәрләр башкача аңлый.

2009 елның 1 июленнән “Дәүләт һәм муниципаль тикшерүләр вакытында юридик зат һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау” турындагы федераль канун гамәлгә кертәчәк. Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмиров боеруы белән, узган елның августында республикада, эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучы шура да төзелде. Прокуратура вәкилләре белән кече һәм урта эшмәкәрләр киләчәктә ширкәтне тикшерү эшләренең ничек алып барылачагы турында хәл итә.
Прокуратура вәкилләре белән эшмәкәрләрнең очрашулары урыс язучысы Крыловның “Чуртан кысла һәм аккош” мәсьәлен хәтерләтте. Эшмәкәрләр үз тәкъдимнәрен әйтә, прокуратура вәкилләре проблемадан чыгу юлын башкача аңлый. Һәркайсы үз ягына тарта. Ничек кенә булмасын ике як та, бер үк нәтиҗәгә ирешергә тели. Прокурор Кафил Әмиров: “Төп максат – эшмәкәрлекне яклау. Ул башка күп кенә алга киткән илләрдә кебек үк, икътисадның нигезен тәшкил итергә тиеш. Чөнки кече һәм урта ширкәтләрдән килгән салымнарның республика бюджетын булдыруда да әһәмияте зур. Бу канунны чыгаручылар прокуратурадан дәүләт тикшерүләрен җиңеләйтүне көтә”, ди.
Рәсми мәгълүматларга караганда узган ел 300-гә якын кече һәм урта ширкәтләрне тикшерү очрагы булган. Мәхкәмәгә 32 шикаять белдерелгән, 19 эшмәкәр административ җаваплылыкка тартылган.
Яңа федераль канунга килгәндә, кече һәм урта ширкәтләрдә үткәрелә торган тикшерүләр елга 50сәгатьтән артмаска, берничә муниципаль идарә бер ширкәттә бер үк төрле тикшерү үткәрмәскә, тикшерүләр нәтиҗәсе мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелеккә җиткерелергә тиешлеге турында әйтелгән. Шулай ук тикшерү үткәрелгәнче, җитәкчелек рөхсәте булырга тиешлеге дә искәртелә.
Эшмәкәрләр исеменнән прокуратура вәкилләре алдында, Татарстан хөкүмәтенең кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Таркаева чыгыш ясады. Бу комитет ширкәтләрне тикшерү эшен җиңеләйтү өчен үз программасын тәкъдим итә.
“Бүген дәүләт идарәләре тарафыннан күп кенә тикшерүләр үткәрелә. Аларның кануныймы, юкмы түгеллеген эшмәкәр белеп тә бетерми. Без аңлатучы буларак юридик бүлек ачырга тәкъдим итәбез. Кайнар элемтә телефоны аша сораулары булган эшмәкәрләр беренче булып бу бүлеккә шалтыратып белергә тиеш була. Ширкәткә тикшерүчеләр килгән очракта, эшмәкәрләр, шулай ук, бу бүлеккә шалтыратып, тикшерүнең кануныймы, юкмы икәнлеген сорый ала. Телефоннан гына хәл итеп булмаса, юристлар үзләре ширкәтләргә бара ала. Бу юристлар тикшерү идарәләре белән даими элемтәдә торачак. Шул рәвешле тикшерү идарәләренең дә эшләре җиңеләячәк. Ширкәтләрдә канунсыз тикшерү үткәрелгән очракта, массакүләм мәгълүмат чараларын чакырып хокук бозучылар турында халыкка сөйләргә кирәк.
Бүген мондый тәҗрибә Мәскәүдә киң таралган. Программаны төзегәндә без аларга таянып эшләдек”, ди Наталья Таркаева.
Прокурор Кафил Әмиров исә эшмәкәрләрнең бу тәкъдимен хупламады.
“Миңа калса сез үзегезгә тиешеннән күбрәк хокук аласыз. Тикшерү идарәләреннән җибәрелгән кешеләр, сезнең юристларыгызга аңлатып утырырга тиеш булачакмы? Менә без шулар, шуның өчен килгән идек, моны эшләсәк ничек булыр икән дип сорыймы? Әле җитмәсә, журналистлар чакырабыз дип куркытасыз. Берничә хокук бозган очракны төшереп, янә халык алдында тикшерүчеләрне начар дип күрсәтәчәксез. Минемчә, сез бары тик киңәш бирү рәвешендә генә эшли аласыз”, ди Кафил Әмиров.
Җыелышта, берничә эшмәкәр, үзләре белән булган хәлне сөйләде. Янәсе кайбер тикшерүчеләр аларга килеп хокук бозу тапмаса да, бирелгән планны үтәр өчен күктән уйлап чыгарылган штрафлар яза. Мәсәлән бер ширкәткә 10 мең сум штраф язганнар.
Мондый очракларда прокуратура вәкилләре эшмәкәрләргә тикшерүчегә 5 мең сум акча биреп тикшерү эшен тәмамларга түгел, ә канун бозучы өстеннән шикаять белдерергә киңәш итә. Ул вакытта бу тармакта тәртип урнашачак, ди прокуратура вәкилләре.

XS
SM
MD
LG