Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Әфганстанда гыйсъян Гыйрактан авыррак була ала


Мюнхен – Кушма Штатлар үзенең НАТО беректәшләрен, Әфганстанда гыйсъянга каршы көрәш Гыйракка караганда күпкә авыррак булырга мөмкин, дип кисәтте һәм анда күбрәк гаскәр җибәрергә чакырды.

Кушма Штатларның махсус вәкиле Ричард Холбрук Мюнхен иминлек конференциясендә чыгыш ясап, Әфганстанда уңышка ирешү өчен яңа юллар кирәк булачак, шул исәптән, аның күршеләре – Иран һәм Пакстан белән дә эш итергә туры киләчәк, диде.

Шул ук конференциядә чыгыш ясаган Әфганстан президенты Хәмит Карзай, Талибан хәрәкәтенең террор гамәлләрендә катнашмаган, салмаграк карашта торган әгъзалары белән татулашмый торып, Әфганстанда тынычлык урнаштырып булмаячак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG