Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европадагы иң зур завод


6 февраль Уфада Идел буе федераль округы шурасының күчмә утырышы узды.

Анда федераль округ башлыгы Григорий Рапота һәм 13 төбәкнең җитәкчеләре катнашты. Федераль округ шурасы утырышы махсус Мортаза Рәхимовның юбилеена туры китереп оештырылган. Утырыш ахырында республика президентын 75 яше белән котладылар. Әлеге чарада мәгълүмат чаралары вәкилләрен катнаштырмадылар.

Шура утырышына кадәр Уфада яңа завод ачу чарасы узды. Ул керамик плитәләр җитештерү заводы. Әлеге завод Австриянең Ласселсбергер ширкәте тарафыннан төзелде. Завод тулы куәткә 2010 елда гына эшли башлаячак. Бүген ул елына 5 миллион квадрат метр плитә чыгарса, 2010 елда исә елына 17 миллион квадрат метр плитә җитештерер дип көтелә. Ул мондый заводлар арасындагы Европадагы иң зур завод булачак.
XS
SM
MD
LG