Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:42

Бәйсез матбугат үзәгендә «Русия ислам куркынычы: миф һәм чынбарлык» дигән темага матбугат очрашуында белгечләр, Русиядә мөселманнарны эзәрлекләү оештырылган төстә бара, алар өчен 37-нче ел килеп җитте, дигән нәтиҗә ясады.

Очрашуда Хельсинки төркеме җитәкчесе, хокук яклаучы Людмила Алексеева, «Халыкара рухи бердәмлек академиясе» җитәкчесе урынбасары, төрле өлкәдә эксперт булган фәннәр докторы Сергей Комков, Калуга шәһәреннән «Сөнниләр» дини оешма вәкилләре, шулай ук хокук яклаучы Елена Рябинина катнашында узган очрашуда, Русиядә хөкүмәт тарафыннан оештырылган мөселманнарны эзәрлекләүләр турында сөйләнде.

Шулай ук «экстремистик» дип бәя бирелгән китапларның күпчелегендә экстремизмга чакыру булмавы, хөкүмәт үзенең кануннары белән мәҗбүри радикализм тудыруы хакында да әйтелде.

Сергей Комков үзенең чыгышында: «Бүгенге көндә Русиядә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр кискенләшеп бара. Моны кайберәүләр кризис белән бәйләргә тырыша, ләкин монда кризис түгел, хөкүмәтнең эзлекле сәясәте гәепле”, дип әйтте.

“Русиядә мөселманнар читтән килгән мөселманнар түгел, алар биредә гасырлар буе яши. Алар үзләренең ватанында тора. Әгәр дә кемдер Русия руслар өчен дип кычкыра икән, мин рус кешесе буларак үземне дә мыскыл итәләр, мине шовинизмда гәеплиләр дип уйлый алам. Әгәр дә диннәр арасында дошманлык кабызырга тырышалар икән, Русия өчен бу иң зур кайгы булачак”, дип тә өстәде Комков.

Сергей Комков сүзен дәвам итеп, әгәр дә ФСБ каршында экстремистларны һәм террорчыларны эзләү комитеты оештырылган икән, алар инде ул дошманнарны табачаклар. Һәм кызганычка каршы, беренче корбаннар мөселманнар арасынннан табыла. Чөнки проваславлардан дошман эзләмиләр, яһүдләргә беркайчан да кагылмаячаклар, будда динен тотучылар бездә аз, димәк эзәрлекләр өчен бары мөселманнар кала, диде.

Комков шулай ук «экстремист әдәбият» дигән дини китаплар исемлегенә дә тукталып китте. Мин эксперт буларак, ул китапларны югары уку йортларында, шулай ук проваславларга да укырга киңәш итәр идем, диде. Бигрәк тә ул «Мөселман шәхесе» дигән китап турында бик уңай фикерен белдерде. “Ә инде Даниил Сысоев дигән проваслав дин әһеленең - «Ислам турында әңгәмә» һәм «Мөселман белән йөреп кайту» китаплары 208 матдәгә туры килә торган, экстремизмга чакырган китаплар, менә шундый китапларны тыярга кирәк”, дип белдерде Комков.

“Мөселманнарны исбат ителмәгән дәлилләр белән 12-15 елга төрмәләргә утырталар. Бигрәк тә 20 яшьтән алып 45 яшьтә булган мөселманнар куркыныч астында, ул мөселманнар өчен 37-нче ел сәясәте бара”, диде Людмила Алексеева.

Димәк, мөселманнарны эзәрлекләү Русия хөкүмәтенең эчке сәясәте дигән сорауга, Сергей Комков: “Әйе, шулай булып чыга дип расларга урын бар”, дип җавап кайтарды..

Ул шулай ук үзенең чыгышында бердәм дәүләт имтиханнары сәясәтенә дә кагылды. Быел, ул имтиханнарны бирә алмаган 170 меңгә якын укучы өлгергәнлек аттестаты алмый мәктәпләрдән белешмә белән генә чыгарылачак. Бу хакта Дәүләт думасында парламент тыңлаулары да узды.

Шул очрашуда катнашкан Чечняның мәгариф министры урынбасары бу хакта: «Бу хәл безнең республикада зур куркынычлар китереп чыгарырга мөмкин. Чөнки аларга сез беркемгә дә кирәк түгел, сезне бу тормыштан сызып ташладылар. Сезгә бер генә юл, үз хокукларыгыз өчен көрәшергә кала дип әйтәчәкләр. Һәм ул яшьләрнең кайда юл тотачаклары ачык”, дип белдергән.

Комков бу уңайдан мәгәриф министры Фурсенконы гәепләде. Андый канун чыгаручылар акылсыз кешеләр, я булмаса инде Русиядә тотрыксызлыкны тудырыр өчен андый кануннарны махсус уйлап чыгаралар, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG