Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге илләре әгъза илләргә ярдамне арттыра


Европа Берлеге җитәкчеләре берлектә булган әмма евро акча берәмлеген кулланмаучы кыен хәлдәге илләргә ярдам акчасын 2 мәртәбә арттырып 50 миллиард еврога җиткерергә килеште.

Бу турыда Брюссельдә берлек җитәкчеләренең 2 көнлек очрашуы тәмамланганда Чехия премьер-министры Мирек Тополанек белдерде. Бу ярты еллыкта Европа берлегендә Чехия рәислек итә.

Тополанек Берлек ярдамгә мохтаҗ илләрне коткару һәм кризиска каршы чаралар күрү өчен Халыкара валюта фондына өстәмә 75 миллиард евро тәкъдим итәргә җыена диде.

Берлек җитәкчеләре Халыкара валюта фонды акчаларын 2 мәртәбә арттырып 500 миллиард долларга җиткерүне дә хуплауларын белдерде.
XS
SM
MD
LG