Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пакстанда гаскәрләрен урнаштырырга җыенмый


АКШ “әл-Каида” террор оешмасының җитәкчеләрен Пакстан җирендә дә тотарга җыена. Бу хакта АКШ президенты Барак Обама Пакстан җитәкчелеге белән сойләшкәннән соң белдерде. Телеведениегә биргән әңгәмәдә, Обама, шул ук вакытта, АКШ Пакстанның суверенитетын хөрмәт итә һәм анда гаскәрләрен урнаштырырга җыенмый, дип әйтте. Ул, шул ук әңгәмәдә, “әл-Каида” һәм “Талибан” белән көрәштә АКШ Пакстаннан күбрәк җәваплылык көтәчәк, диде.
XS
SM
MD
LG