Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Илhам чишмәләре” тәмам


3-4нче апрель көннәрендә Бәләбәйдә “Илhам чишмәләре” исемле шигърият фестивале узды.

Моңа кадәр ел да уза торган чара үткән ел булмаган иде. Икътисади көрчек сәбәпле, хәзер ул ике елга бер генә узачак. Фестиваль төбәкара дип атала, анда Башкортстаннан тыш Татарстан, Чувашстан каләм иярләре дә катнаша.

Чара кысасында Фатих Кәрим премиясе бирелә. Әлеге фестивальдә ул Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова hәм башкорт шагыйре Әсхәл Әхмәт-Хуҗага бирелгән. Быелгы чара Фатих Кәримнең туына 100 ел, республикада Яшьләр елы дип игълан итү уңаеннан hәм Җиңүнең 65 еллыгына багышланган.

Бу турыда чараны оештыручыларның hәм бәяләмә әгъзасы Зәйфә Салихова белдерде. Аның сүзләренчә, барлыгы 264 кешедән шигырьләр алынган. Алар арасыннан беренче өч урын hәм барлыгы 17 номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән. Беренче урында Учалыдан Фәнил Бүләков, икенче урында Стәрлетамактан Рәсим Рәхмәтуллин.

Беренчесе башкорт милләтеннән булса, икенчесе татар милләтеннән. Шунысы да мәгълүм, үткән барлык 12 фестивальдә дә татар телендә язучылар фәкать икенче урында. Сәбәбе - Башкортстанда татарлар башкортлардан әйбәтрәк яза алмаудан.

Дөрес, монда республика хакимиятләренең кысылышы юк диләр, имеш, бу фестиваль хуҗаларының саклану чарасыннан шулай эшләнә.
Бәләбәй аракы заводы белән билгеле төбәк. Шулай булгач, сыйлау да шартына җиткереп. Шуңа шагыйрь-язучылар арасында шаяртып аны “Бәләбәй шешәләре” дип атау гадәткә кергән.
XS
SM
MD
LG