Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Болгар җәмәгате” карачкымы?


Башкортстанда былтыр “Болгар җәмәгате” дигән террорчы оешма белән бәйләнештә булуда шикләнелеп кулга алынган Рөстәм Зәйнәгытдинов атлы егет өстеннән мәхкәмә башланды.

Сишәмбе көнне Башкортстан югары мәхкәмәсенең күчмә утырышы Стәрлетамак шәһәрендә үтте. Гаепләнүче шушы шәһәрдә кулга алынган иде.

Башкортстан хокук саклау оешмалары вәкилләре былтыр август аенда республикада “Болгар җәмәгате” исемле халыкара террорчыл оешма әгъзалары кулга алынуы турында белдергән иде. Шул чакта 21 август көнне хәтта шушы оешманың әгъзасы, Салават шәһәрендә яшәүче Павел Дорохов атлы кешенең үз фатирында атып үтерелүе турында да хәбәрләр булды. “Болгар җәмәгате” оешмасы вәкилләренең “Әл-Каидә” оешмасы тарафыннан махсус әзерлек үтеп, Башкортстанга җибәрелгәнлеге турында да хәбәрләр таратылды.

Шул ук август ае азагында Салават шәһәрендә Рөстәм Зәйнәгытдинов атлы 24 яшьлек ир дә кулга алынган иде. Бу хакта аның адвокаты Радик Дәүләтшин хәбәр итте. Радик әфәнде сүзләренчә, куәт оешмалары хезмәткәрләре 20 август көнне Рөстәм Зәйнәгытдиновның фатирына бәреп керә һәм анда тентү үткәрә. Фатирда үзләрен бик иркен тоткан кешеләр анда граната да, әфьюннәр дә “таба” имеш. Ләкин фатир хуҗасы моны чеп-чи ялган ди һәм бу милиция хезмәткәрләренең этлеге дип атый.



Аның адвокаты әйтүенчә, Рөстәм Зәйнәгытдиновны төрлечә куркытулар белән аңардан үзләренә файдалы аңлатмалар алалар. “Зәйнәгытдиновны ниндидер уйлап чыгарылган “Болгар җәмәгате” оешмасы белән бәйләп куялар”, ди адвокат.

Бәйсез аналитиклар фикеренчә, Идел һәм Урал буенда террорчылык булдырмас өчен, “Болгар җәмәгате” оешмасын, алдан ук, “карачкы” сыйфатында, махсус уйлап чыгару кирәк булгандыр.

Әле Рөстәм Зәйнәгытдиневка карата киләсе мәхкәмә утырышы 12 майга тәгаенләнде.
XS
SM
MD
LG