Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга кайсы милләт президенты кулай?


Башкортстан оппозициясе Мортаза Рәхимовтан яңарак Мәскәүгә сатылган ягулык-энергетика тармагы акчаларын таптырган бер вакытта, республиканың киләсе президенты турында фаразлар һаман куера бара.

Хәзер инде Мортаза Рәхимовка алмашка киләчәк президентның кайсы милләттән булуы хәерлерәк, дигән сорау тирәсендә бәхәсләр бара. Җәмәгатьчелек арасында фикерләр бер төрле генә түгел. Башкортстан республикасы булгач, башкорт кешесенең генә президент булуы шарт, дип кистереп әйтүчеләр дә бар. Аларның күпчелеге, башкорт милләтеннән булган кешеләр.

Шул ук вакытта киләсе президент йә урыс, йә татар булсын, дип әйтүчеләр дә бар. Моны алар соңгы 20 елга якын вакыт эчендә Башкортстанда бары тик башкортларга гына зур өстенлекләр бирелүе, аларны беренче сортлы халык итеп күтәреп, башка милләтләргә аз игътибар бүленүе белән бәйләп аңлата.

Ә бәгъзе берәүләр президентның кайсы милләттән булуы мөһим түгел, ди. Төп милләт вәкиле булсын дип башкортны гына сайласаң, бу соңгы еллардагы кебек үк милләтчелеккә алып барырга мөмкин, ди алар. Шушы ук фикерне күренекле галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да куәтли.

Соңгы көннәрдә Башкортстанда киләсе президентка дәгъва итүчеләр исемлегенә хәрби генерал Квашнинны да кертеп куйдылар. Президент урынына фаразланган намзәтләр арта, ә Мортаза Рәхимов тыныч кына үз вазифасында кала килә.
XS
SM
MD
LG