Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия өчен Гыйрак хәрби чарасы тәмамланды


Гыйракның Басра шәһәрендә британ гаскәрләренең илдән китүенә багышланган тантана узды. Гыйрактагы хәрби чарада 6 ел катнашканнан соң Британия гаскәрләренең калган өлеше, 3700 кеше, май азагына кадәр кире Британиягә кайтачак.

Басрада шулай ук һәлак булган 179 британ хәрбиен искә алу чарасы узды.

Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики белән очрашканнан соң, Британия премьер-министры Гордон Браун ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең яңа чоры башлана, дип белдерде.

Барлыгы Гыйрак сугышында 46 меңләп британ хәрбие катнашты.
XS
SM
MD
LG