Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House: Ирекле мәгълүмат чараларының хәле начарлана


Җир шарында яшәүчеләрнең бары тик алтыдан бере генә ирекле мәгълүмат чыганаклары булган илләрдә яши.

Бу хакта 2 май көнне игълан ителгән хөкүмәттән тыш Freedom House оешмасы хисабында әйтелә.

Әлеге оешма белдерүенчә, соңгы елларда күп кенә илләрдә, шул исәптән Мисыр, Төркия һәм Украинада, сүз ирегенең хәле начарланган.

Ун илдә бөтенләй сүз иреге юк, яки каты эзәрлекләүләргә дучар. Алар арасында Беларус, Иран, Маньяма, Куба, Төньяк Корея һәм Үзбәкстан бар.
XS
SM
MD
LG