Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан 46 канунсыз мигрант куылган


Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада 1-12 майда үткәрелгән “Канунсыз мигрант” чарасы барышында 46 чит ил ватандашы куылган. Шулай ук 51 мөмкин җинаять туктатылган.

Чараны Эчке эшләр министрлыгы вәкиләре, Миграция хезмәте, Накротиклар әйләнешен контрольдә тоту Идарәсе хезмәткәрләре оештырган. Канунсыз мигрант чарасы, финанс кризис аркасында канунсыз миграцияне кисәтү һәм туктату максатында уздырылды, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Тикшерүчеләр берничә дистә теркәлү, эшкә чакыру, миграция тәртибен бозу очракларын теркәгән.
XS
SM
MD
LG