Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вице-президентының Балканга сәфәре дәвам итә


АКШ вице президенты Джо Байденның Балканга сәфәре башланды. Байден Сараевода Босния сәясәтчеләре белән очрашты, парламентка мөрәҗәгать итте. Аның белән бергә Европа Берлегенең тышкы сәясәте өчен җаваплы вәкиле Хавьер Солана да сәфәрдә йөри.

1999 елдан соң югары дәрәҗәле АКШ рәсмиенең Босниягә килгәне булмаган. Чәршәмбе конне Байден Сербия башкаласы Белградка барып, анда президент Борис Тадич һәм башка сәясәтчеләр белән очрашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG