Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан ширкәтен татар җитәкли


Төрекмәнстан җитәкчесе ширкәтне эшләтеп җибәрә
Төрекмәнстан җитәкчесе ширкәтне эшләтеп җибәрә

Төркмәнстанның беренче тимер сәнәгате ширкәтен сафка бастыруда Чаллы белгечләре дә катнашты.

Бу ширкәт чыннан да заманча төркмән металлургиясенә нигез сала һәм төркмән халкының тимер эшкәртүдә күпгасырлык һөнәрчелеген яңадан торгыза. Моңа кадәр металлның барлык төрләре дә чит илләрдән кайтартыла иде. Завод илнең башкаласы Ашхабадтан 25 чакрымга төньяктарак, Овадандепе шәһәрендә урнашкан. Аны Төркмәнстан конституциясе көне һәм шулай ук яңарыш, бердәмлек һәм Мәхтүмкули Фраги шигърияте бәйрәме алдыннан, эшләтеп җибәрделәр.

Бу тантанада Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов, КамАЗ генераль директоры Сергей Когогин һәм күпсанлы чит ил кунаклары катнашты. Ил президенты, үз чыгышында КамАЗ исемен аерым атап, рәхмәт белдерде. Әлеге вакыйгалар хакында КамАЗ матбугат үзәге баш белгече Фәһим Җиһаншин хәбәр итте.

“Бу комбинатның җитештерү корылмаларын һәм башка биналарын Төркия осталары төзеде. 2005 елда төркмән хөкүмәте моның өчен махсус тендер үткәргән иде. Соңрак Төркия фирмалары төп җиһазларга заказ бирүдә һәм аларны кайтартуда да катнаштылар. Бу чорда, Төркмәнстан җитәкчелеге үтенече белән, КамАЗ да эшкә килеп кушылды. Чаллыдан җибәрелгән белгечләр Төркмәнстан кою заводының элеккеге баш инженеры Фәнис Хәлфин җитәкләде.
Тимер ширкәте бинасы


Безнекеләргә иң катлаулы һәм җаваплы эшләрне башкарырга туры килде. Булганны барлагач, өстәмә җиһазлар кайтарттылар, аларны завод цехларында урнаштырдылар һәм сафка бастыру алдыннан тиешле сынаулар үткәрделәр. Алга таба Төркмәнстанның металлургия буенча үз белгечләрен әзерләү һәм комбинатның проект куәтләрен тулысынча үзләштерү кебек эшләр камазлыларга йөкләнде.
Фәнис Хәлфин кою заводында эшләгәндә үзен бик булдыклы баш инженер итеп күрсәткән иде. Аның әлеге комбинатта генераль директор булып калуы да ихтимал, дигән фикер бар”, диде.

Фәһим Җиһаншин әйтүенчә, комбинатны төзү илнең 2020 елга кадәрге стратегик үсеш программасында каралган. Ул 16,5 гектар мәйданда урын алган, елына 160 мең тонна продукция җитештерә ала. Металлурглар Төркмәнстанның төзелеш индустриясе өчен кирәкле булган бөтен арматураны һәм башка металл эшләнмәләрен җитештерәчәкләр. Чимал итеп әлегә тимер ватыклары файдаланыла. Төркмәнстанда кара һәм төсле металл ятмалары да бар. Аларны казып чыгару, баету һәм эшкәртү куәтләре төзелеп беткәч, биредә 800-дән артык кеше эшләячәк.
XS
SM
MD
LG