Accessibility links

Кайнар хәбәр

Kөньяк Корея президенты үлер алдыннан язу калдырган


Шимбә көнне үз-үзен үтергән Көньяк Кореяның элекке президенты Но Му Хен үлер алдыннан язу калдырган, дип яза җирле матбугат.

Но, күпләр өчен авырлыклар китерү ихтималы, түзә алмаслык басым ясалуы турында язаган булган, дип хәбәр итә Көньяк Корея газеталары.

Элекке президент иртән тауларда йөрергә чыгып, упкынга ташланган. Бу хакта элекке президентның идарәсе башлыгы хәбәр итте.

Соңгы вакытта элекке президент һәм аның тирәсендәге кешеләрне коррупциядә гаепләп килделәр.

Но Му Хен Көньяк Кореяны 2003-2008 елларда җитәкләде.
XS
SM
MD
LG