Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород өлкәсендә мәчет яңган


Новгород өлкәсенең Балахна шәһәрендә шимбәгә каршы төндә төзелеп килгән мәчеткә ут төрткәннәр, диелә Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте интернет сәхифәсендә. Бу мәчет быел ачылып эшли башларга тиеш иде.

Гыйбадәтханә тулысынча төзелеп беткән булган диярлек. Түбәсе ябылган, тышы бизәлгән. Бүген ишекләр һәм тәрәзәләр куелырга тиеш булган. Шимбә иртәсендә мәчетнең янып бетүе ачыкланган.

Мөфтият вәкилләре мәчеткә инде икенче тапкыр ут төртәләр дип әйтте. Беренче тапкыр бу апрельнең 20 булды, ул вакытта без моны хулиганлык дип уйладык, бернинди янаулар, куркутылар булмады, диде Түбән Новгород Диния нәзарәте вәкилләре.
XS
SM
MD
LG