Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литвада матәм һәм өмет көне


Литвада матәм һәм өмет көне билгеләнә. 1941 елның 14 июнендә бер көн эчендә генә Литвадан 30 меңләп кеше Себер һәм Ерак Көнчыгышка сөрелгән. Барлыгы Сталин репрессияләреннән 800 меңләп кеше зыян күргән,

Аларның 300 меңе лагерьларда утырган, 400 меңләп кеше ватаннарыннан читкә китәргә мәҗбүр булган.

1940 елдан 1958 елга кадәр Литва халкының саны 3 мәртәбә кимегән.

1941 елның бу көнен “кара” көн дип атыйлар. Литва халкын ышанычсызлыкта гаепләп сугыш алдыннан сөргенгә җибәрәләр. Депортациягә дучар булганнарның күбесе – югары белемле кешеләр һәм католик руханиләре. Сөрелгәннәрнең өчтән ике өлеше хатын-кызлар һәм балалар, аларның күбесе Себердә вафат булды.
XS
SM
MD
LG