Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ассамблея корылтае документлары


Ниһаять, Башкортстан халыклары Ассамблеясы корылтае кабул иткән документлар мәгълүматлар чараларына чыгарылды.

Ассамблея корылтаенда биш документ кабул ителгән иде. Алар: Резолюция, Русия халкына, Русия президентына, хөкүмәт һәм Дәүләт думасына мөрәҗәгатьләр.

Русия хакимияте һәм парламентына мөрәҗәгатьләрдә илдә үткәрелгән милли сәясәт барлык халык мәнфәгатенә дә җавап бирсен. Милли дәүләт сәясәте илнең федератив корылышын искә алып үткәрелсен диелгән.

Резолюциядә Башкортстан президентының милли һәм динара сәясәтенә хуплау белдерелгән. Шулай ук, алдан фаразлаганча, милли компонентны кайтару кирәклеге әйтелгән.

Татар оешмаларыннан чарада катнашкан “Сәхибҗамал” рәисе Гөлҗиһан Яһүдинә татар оешмалары берлегенә кергән оешмаларга форумда катнашмаска чакыруга карамастан катнашуын һәм милли компонентны яклап тавыш бирүен белдерде.
XS
SM
MD
LG