Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Тынычлык яралышы” рок-музыка фестивале үтте


Казан – Шимбә көнне Казанда “Тынычлык яралышы” дип аталган рок-музыка фестивале үтте. Тамашада дистәдән артык илдән килгән танылган рок төркемнәр катнашты.

Беренче мәртәбә әлеге фестиваль узган елның 30 августында, Республика көнендә үткәрелгән иде.

Тамаша быел да Кол Шәриф мәчете янындагы Меңеллык мәйданында үтте. Республиканың бер төркем дин әһелләре моңа ризасызлык белдереп, аны шәһәрнең башка урынына күчерергә сораган иде.

Оештыручылар әйтүенә караганда, фестивальнең быелгы бюджеты 1 миллион доллар тәшкил иткән. Ачык һавада барган концертны барлыгы 150 мең чамасы кеше караган дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG