Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джазчылар Кол Шәрифтән чигенде


Ризасызлыкларга карамастан Казан Кирмәнендә “Kremlin LIVE 2009” дип аталган замана мәдәнияте фестивале булачак. Оештыручылар әйтүенчә, джаз уйнаучылар гыйбадәтханәдән читкәрәк күчерелгән.

“Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы мөдиренең фәнни тикшеренү эшләре урынбасары Илнур Миңнуллин сүзләренчә, әлеге фестивальдә төп чаралар өч мәйданда узачак. Башта әлеге чараны оештыручы JIVE Group Production иҗат берләшмәсе джазчылар нәкъ Кол Шәриф янындагы амфитеатр шикелле урында чыгыш ясаячак дип белдергән иде.

Яшел түгәрәк белән мәчет, кызыл түгәрәк белән фестиваль буласы урыннар билгеләнгән.
Рамазан аенда әлеге фестивальнең республиканың иң билгеле мәчете төбендә үк үтүенә каршылык тугач оештыручылар тамашалар буласы мәйданнарга кайбер үзгәрешләр керткән. Төп концерт программасы “Пушечный двор” дип аталган мәйданда булачак. Дөрес, “Пушечный двор” Кол Шәрифкә терәлеп үк тормаса да, аралары ерак түгел.

Кирмәннең “Манеж” дип аталган мәйданына Казан рәссамнарының рәсемнәре һәм замана фотографиясе үрнәкләре күргәзмәсе урнашачак. Шунда ук “Rio-Квартет” һәм күренекле ди-джейлар да чыгыш ясаячак.

“ИЯЛИ күчкән бина бар бит. Шул урын “Манеж” дип атала. Шунда булачак”, дип Илнур Миңнуллин “Манеж” мәйданының кайда икәнлеген тәгаенләде. Билгеле булганча, бу урын Спасс манарасы аша үтеп Кирмәнгә кергәч, сулга борылып мәчеткә барган юл өстендә.

“Kremlin LIVE 2009” фестивале 4 сентябрь көне старт ала. Кол Шәрифтә бу көнне тәравих намазы кичке 10-нчы яртылар тирәсендә башланачак. Кирмән мәчетенә тәравихка йөрүчеләр әйтүенчә, гыйбадәтханә тулы була икән.

Өченче мәйдан Благовещение чиркәве янында булачак. Монда төрле юнәлештәге музыкантлар чыгыш ясаячак. Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хоры да әлеге мәйданда җырлар дип көтелә.

Бу фестивальнең булуы турында сүз чыккач, Татарстан урта һәм кече бизнес эшмәкәрләренең эш берлеге чарага каршылык белдерде. Аның башлыгы Сергей Рамадановский “Коммерсантъ”ка төрле оешамаларга барлыгы 19 хат җибәрелде диде. Аерым алганда, хатлар Русия президенты хакимиятенә, Генераль прокуратурага да юлланган.

Эшмәкәрләр белдерүенчә, Изге Рамазан ае вакытында, бигрәк тә Кол Шәриф мәчете тирәсендә, яшьләр өчен мондый чаралар үткәрмәү кирәк иде. Шулай ук оештыручылар берничә маддәдә: ватандашлар хокукларының тигезлеген бозу; вөҗдан һәм дин тоту иреге хокукына каршылык тудыру; тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен юкка чыгару һәм зыян китерү; милли, расачыл һәм дини күрә алмау тудыруда җинаять тә кыла, ди хезмәт берлеге.

2 сентябрь көнне фестивальне оештыру төркеменең башлыгы Валерий Коротков телефоны чылтыратуларга җавап бирмәде. 1 сентябрь көнне ул “Татар-информ”га: “Безнең фестиваль – намазларга комачауламаучы һәм дини хисләрне мыскылламаучы чараларның яңа форматы”, дип белдергән иде.

Оештыручылар фестиваль булачак урыннарны хәмерсез җир дип белдерә. Шулай ук ятим һәм авыру балаларга ярдәм итү өчен химая чаралары да булачак икән.

“Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы идарәсендә эшмәкәрләрнең хезмәт берлекләре хатына җавап әзерләнә. “Әлегә тулысынча әзер түгел”, дип белдерде Илнур Миңнуллин.
XS
SM
MD
LG