Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юкио Һатояма Япониянең яңа премьеры булып расланды


Япониянең яңа премьер-министры Юкио Һатояма киләсе атнада АКШ президенты Барак Обама белән очрашуда ышаныч һәм ачыклык мөнәсәбәте урнаштырырга теләвен белдерде.

Чәршәмбе парламент Япониянең элекке оппозиция җитәкчесе Һатояманы премьер-министр итеп раслады.

Аның сулга тартым Япония демократик фиркасе узган айдагы парламент сайлавында ышанычлы җиңүгә ирешеп консерватив Либерал демократик фирканең 50 елдан артык бер тапкыр да диярлек өзелмәгән хакимиятенә чик куйды.

Премьер вазифасына расланганнан соң матбугат очрашуында Һатояма шулай ук Япония Азиядәге күршеләр, бигрәк тә Кытай белән дә тыгызрак бәйләнешләр урнаштырырга тырышачак диде.
XS
SM
MD
LG