Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа авиация университеты җиһанга спутник җибәрде


Авиация университеты җиһанга юлдаш җибәрде. Дөрес, Уфадан түгел, ә Байконур аша. Спутник аларга 150 миллион сумга төшкән. Моңа кадәр бары тик Мәскәү дәүләт университеты гына шундый иярчен җибәргән булган. Аның вакыты чыгып, ул эшләүдән туктаган.

Шулай итеп, бу Русиядәге югары уку йортларыннан җибәрелгән беренче җир иярчене. Аның аша җир шарының өстен рәсемгә төшерергә, шулай ук, спутникны төрле фәнни эшләрдә кулланырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG